Матбугат хезмәтеннән мәгълүмат

2017
  • 2024
  • 2023
  • 2022
  • 2021
  • 2020
  • 2019
  • 2018
  • 2017
  • 2016
  • 2015
  • 2014
  • 2013
  • 2012
  • 2011
  • 2010
  • 2009
  • 2008
  • 2007
  • 2006
  • 2005
  • 2004
  • 2003
  • 1998
  • 1
  • 2
  • 3
  • 4
  • 5
  • 6
  • 7
  • 8
  • 9
  • 10
  • 11
  • 12
30 2017 ел., җомга

ТР Авыл хуҗалыгы министрлыгы башлыгы терлек азыгын әлерләү һәм чәчүлекләрне саклау чараларын уздыру барышы турында хәбәр итте

Кыр эшләре барышы, чәчүлекләрне саклау чараларын уздыру турында бүген ТР Хөкүмәте Йортында узган республика киңәмшәсендә ТР Премьер-министры урынбасары - авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов хәбәр итте.

Киңәшмәне барлык мунициципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды. Анда шулай ук Татарстан Республикасы Премьер-министры  Алексей Песошин да катнашты.


Татарстан Республикасында күп фатирлы йортларга капиталь ремонт программасы буенча 996 объектның 923ендә эшләр бара

Татарстан Республикасында 2017 елга күп фатирлы йортларга капиталь ремонт программасы буенча барлык мунициципаль районнарның 996 объектының 923ендә эшләр бара. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин хәбәр итте.  

Киңәшмәне барлык мунициципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды. Анда шулай ук Татарстан Республикасы Премьер-министры  Алексей Песошин да катнашты.


Болгарда Ислам мәгарифе советы утырышы узды

Бүген яңа Болгар ислам академиясе комплексында Ислам мәгарифе советы утырышы узды, аның кысаларында Болгар ислам академиясен тәкъдим итү һәм  "Заманча ислам мәгарифенең актуаль проблемалары" дип исемләнгән фәнни-гамәли конференция булды. 


Рөстәм Миңнеханов Финанс органнары җитәкчеләренең бөтенроссия семинар-киңәшмәсендә: Бюджет сәясәте һәм бюджетара мөнәсәбәтләр мәсьәләсе – Татарстан өчен бик мөһим

Бюджет сәясәте һәм бюджетара мөнәсәбәтләр мәсьәләсе – Татарстан Республикасы өчен бик мөһим. Без – донор төбәк һәм берләштерелгән бюджетка үз керемнәребез күләме буенча Идел буе федераль округында – 1 нче урында, Россия буенча 5 нче урында торабыз. 

Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов  Финанс органнары җитәкчеләренең бөтенроссия семинар-киңәшмәсендә хәбәр итте. Киңәшмәнең темасы: «2018-2020 елларга Россия Федерациясендә бюджет сәясәте һәм бюджетара мөнәсәбәтләрне формалаштыруның төп алымнары».

Чара Казан Ратушасында узды, аны Россия Финанс министры Антон Силуанов алып барды.


Алексей Песошин Россия Федерациясенең Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкиле Татьяна Москалькова белән очрашты

Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин бүген Россия Федерациясенең Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкиле Татьяна Москалькова  белән очрашты.

Очрашу Татарстан Республикасы Хөкүмәте йортында узды.

Алексей Песошин һәм Татьяна Москалькова  гражданнарның яшәү сыйфатын яхшыртуга караган актуаль темалар турында сөйләштеләр.