Матбугат хезмәтеннән мәгълүмат

2017
  • 2024
  • 2023
  • 2022
  • 2021
  • 2020
  • 2019
  • 2018
  • 2017
  • 2016
  • 2015
  • 2014
  • 2013
  • 2012
  • 2011
  • 2010
  • 2009
  • 2008
  • 2007
  • 2006
  • 2005
  • 2004
  • 2003
  • 1998
  • 1
  • 2
  • 3
  • 4
  • 5
  • 6
  • 7
  • 8
  • 9
  • 10
  • 11
  • 12
24 2017 ел., шимбә

Минтимер Шәймиев Алмазбәк Атамбаевны "Яңарыш" республика фондының җидееллык эш нәтиҗәләре белән таныштырды

Бүген Казан Кремлендә Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе, "Яңарыш" республика фондының Попечительләр Советы рәисе Минтимер Шәймиев Кыргызстан Республикасы Президенты Алмазбәк Атамбаев белән очрашты.

Минтимер Шәймиев Кыргызстан Республикасы Президентын "Яңарыш" фондының  тарихи-мәдәни мирасны саклау буенча җидееллык эш нәтиҗәләре белән таныштырды.


Марат Әхмәтов: 5-7 июльдә ил игенчеләре Татарстанга "Бөтенроссия кыр көннәре"нә җыелачак

Бүген ТР Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә ТР Премьер-министры урынбасары - авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов кырлардагы вәзгыять турында хәбәр итте. 

Киңәшмәне бөтен муниципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды. 

Орлыклылар һәм орлык-кузаклылар 1,6 млн. гектарда утыртылган, техник культуралар - 283 мең гектар, шул исәптән шикәр чөгендере - 74 мең гектар, көнбагыш - 131 мең гектар. 

 


Татарстан Республикасында 1029,4 мең кв. метр торак сафка кертелгән, ягъни планның 42,9 проценты

Татарстан Республикасында 2017 елның 23 июнь көненә 1029,4 мең кв. метр торак сафка кертелгән, ягъни планның 42,9 проценты.

Социаль ипотека программасы буенча 176,5 мең кв. метрлы 3 мең 259 фатирлы 77 йорт сафка кертелгән. Бу хакта бүген ТР Хөкүмәте Йортындагы республика киңәшмәсендә ТР төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин хәбәр итте. 

Киңәшмәне бөтен муниципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды. 

 


Рөстәм Миңнеханов "Саклык банкы - Россия" ГАҖ Идел-Нократ банкы рәисе - вице-президенты Петр Колтыпин белән очрашты

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов "Саклык банкы - Россия" ГАҖ Идел-Нократ банкы рәисе - вице-президенты Петр Колтыпин белән очрашты.

Чара ТР Хөкүмәте Йортында узды. 

Яклар берничә юнәлеш буенча алга таба хезмәттәшлек мөмкинлекләре турында сөйләште. Аерым 2017 елда Казанда Сбербанкиада уздыруга багышланган мәсьәләләр турында сүз барды. 


Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов «Матбугатка язылу бүләк ит» хәйрия акциясе кысаларында өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортларны шәхси акчасына матбугатка яздырды

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов «Матбугатка язылу бүләк ит» хәйрия акциясенә кушылды. У

Чара Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узды. 

Акцияне "Татмедиа" АҖ өченче язылу чорына багышлап уздыра.