Матбугат хезмәтеннән мәгълүмат

2017
  • 2024
  • 2023
  • 2022
  • 2021
  • 2020
  • 2019
  • 2018
  • 2017
  • 2016
  • 2015
  • 2014
  • 2013
  • 2012
  • 2011
  • 2010
  • 2009
  • 2008
  • 2007
  • 2006
  • 2005
  • 2004
  • 2003
  • 1998
  • 1
  • 2
  • 3
  • 4
  • 5
  • 6
  • 7
  • 8
  • 9
  • 10
  • 11
  • 12
16 2017 ел., җомга

Рөстәм Миңнеханов Казан электротехника заводының 75 еллыгында: Завод катлаулы юл узды, төп максаты һәрвакытта илебез файдасына эшләү булды

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов «Казан электротехника заводы» ГАҖның 75 еллыгына багышланган тантанада катнашты. Чара Казанда «Корстон» КСККдә узды.

«75 лет – бу завод өчен, предприятие өчен мөһим вакыйга, бу җитештерүнең тотрыклылыгы турында сөйли һәм киләчәктәге уңышларга өмет өсти, - диде Рөстәм Миңнеханов сәламләү сүзендә. – Без хәтерлибез әле, төрле заманнар булды, әмма бүген завод чәчәк ата».


Рөстәм Миңнеханов инновацияле икътисад турында: Санкцияләр, чит илләрдә без ала торган патентлар һәм лицензияләргә генә ышансаң, ерак китмәгәнне күрсәтте

"Предприятиеләрне инновацион үстерү - республика икътисадының конкуренциягә сәләтен арттыру нигезе" темасына киңәшмәне бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды. 

Киңәшмә Казан милли тикшеренү технологияләр университетының Германия-Россия яңа технологияләр институты мәйданында үтте. 

Киңәшмәдә ТР Премьер-министры - сәнәгать һәм сәүдә министры Альберт Кәримов, Санкт-Петербург политехник университетының Инжиниринг үзәге, Алдынгы җитештерү технологияләр институты вәкилләре, Россия федераль атом төш үзәге, һәм башка оешмалар вәкилләре, Татарстан сәнәгать предприятиеләре, дәүләт оешмалары, мәгариф оешмалары җитәкчеләре катнашты. 


Рөстәм Миңнеханов «Ел табибы – Ак чәчәкләр-2017» 10 нчы республика конкурсында җиңүчеләрне котлады

Бүген Казанда «Ел табибы – Ак чәчәкләр-2017» 10 нчы республика конкурсында җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы узды.  

Чара Муса Җәлил исемендәге Татар дәүләт академия опера һәм балет театрында барды.

Тантана башланганчы Рөстәм Миңнеханов республика сәламәтлек саклау тарихы турындагы архив фотографияләреннән һәм документларыннан оештырылган күргәзмәне карап чыкты.  

Тантана театральләштерелгән пролог белән башланып китте.


Рөстәм Миңнеханов Югары урбанистика мәктәбе вәкилләре белән очрашты

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Югары икътисад мәктәбенең Фәнни тикшеренү университеты Югары урбанистика мәктәбе деканы А.В. Новиков һәм Югары икътисад мәктәбенең Фәнни тикшеренү университеты Югары урбанистика мәктәбенең «Шухов Лаб» киләчәк шәһәрләре протиплаштыру лабораториясе җитәкчесе, Барселона шәһәренең баш архитекторы (2011–2015 еллар) Висенте Гуаярт белән очрашты.

Очрашу Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узды.


Рөстәм Миңнехановка «ЗаБег.РФ» бөтенроссия проекты Кубогын тапшырдылар

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнехановка «ЗаБег.РФ» бөтенроссия проекты Кубогын тапшырдылар. Кубокны "Каһарманнар лигасы" һәм «ЗаБег.РФ» беренче бөтенроссия ярыммарафоны проектлары җитәкчесе Ксения Шойгу тапшырды. Чара ТР Хөкүмәте Йортында узды. 


Рөстәм Миңнеханов Росавтодор башлыгы Роман Старовойт белән очрашты

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Федераль юл агентлыгы җитәкчесе Роман Старовойт белән очрашты. Чара ТР Хөкүмәте Йортында узды.