Матбугат хезмәтеннән мәгълүмат

2017
  • 2024
  • 2023
  • 2022
  • 2021
  • 2020
  • 2019
  • 2018
  • 2017
  • 2016
  • 2015
  • 2014
  • 2013
  • 2012
  • 2011
  • 2010
  • 2009
  • 2008
  • 2007
  • 2006
  • 2005
  • 2004
  • 2003
  • 1998
  • 1
  • 2
  • 3
  • 4
  • 5
  • 6
  • 7
  • 8
  • 9
  • 10
  • 11
  • 12
07 2017 ел., сишәмбе

Рөстәм Миңнеханов Лейпцигта «Аргамак» татар яшьләре берләшмәсе вәкилләре белән очрашты

Бүген Германиягә эш сәфәре  кысаларында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Лейпцигта «Аргамак» татар яшьләре берләшмәсе вәкилләре белән очрашты.
Очрашу Татарстан Республикасы Президентының АМТЕС ГмбХ (Волга-Днепр) компаниясенә экскурсиясеннән соң Ан-124-100 очкычы кабинасында оештырылган иде.


А.Н.Туполев исемендәге КНИТУ-КАИ белән «AMTEC ГмбХ» арасында хезмәттәшлек турында килешү имзаланды

Бүген А.Н.Туполев исемендәге КНИТУ-КАИ белән «AMTEC ГмбХ» компаниясе (Волга-Днепр) арасында хезмәттәшлек турында килешү имзаланды. Чара  Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнехановның Лейпцигка (Германия Федератив Республикасы) эш сәфәре кысаларында гамәлгә ашырылды.


Рөстәм Миңнеханов Лейпцигка эш сәфәре кыла

Бүген төштән соң Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Лейпцигка (Германия Федератив Республикасы) эш сәфәре белән килде.
Лейпциг-Халле аэропортында Рөстәм Миңнехановны Саксония Юстиция  министры Себастьян Гемков, Россиянең Лейпцигтагы Генераль консулы  Вячеслав Логутов, Татарстан Республикасының Германиядәге сәүдә-икътисад вәкиле Таһир Гатауллин, башка рәсми затлар каршы алды.
Эш сәфәренең төп максаты – «Z/Intec-2017» 14 нче халыкара запчастьләр, комплектлаучылар, модульләр һәм технологияләр күргәзмәсендә катнашу.


Россия Президент Владимир Путин Рөстәм Миңнехановны Александр Невский ордены белән бүләкләде

Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнехановны Александр Невский ордены белән бүләкләде. Әлеге документ бүген хокукый мәгълүматның интернет-порталында чыкты.


Татарстанда яңа sport.tatarstan.ru спорт порталы эшли башлады

Татарстанның Спорт порталы – республиканың Яшьләр эшләре һәм спорт министрлыгының флагман проекты. Россиядә әлегә мондый порталлар юк. Бу хакта бүген ТР Министрлар Кабинетында узган брифингта министрлыкның башлыгы Владимир Леонов хәбәр итте.