Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Кабарда-Балкар Республикасы Башлыгы Юрий Коков белән очрашты. Очрашу Казан Кремлендә Татарстан Республикасы Президенты Резиденциясендә узды.
Очрашу кысаларында Рөстәм Миңнеханов һәм Юрий Коков төбәкара сәүдә-икътисадый хезмәттәшлекне киләчәктә үстерү мәсьәләләре, гуманитар өлкәдә багланышларны ныгыту һәм уртак проектларны гамәлгә ашыру перспективалары турында фикер алыштылар.
Бүген Казан Кремлендә Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе, республика "Яңарыш" фондының Попечительләр Советы рәисе Минтимер Шәймиев "Бердәм Россия" партиясенең Югары Советы рәисе Борис Грызлов һәм ТР Дәүләт Советы рәисе, "Бердәм Россия" партиясенең Татарстан төбәк бүлегендә Сәяси совет секретаре Фәрит Мөхәммәтшин белән очрашты.
Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков Сколковода моношәһәрләрне үстерү проектлары белән идарә итүче профессиональ әзерлек программасында катнашучылар алдында лекция укыды. Лекция “Иң яхшы практикалар. Татарстан Республикасы тәҗрибәсе” темасына багышланган иде.
Бүген Мәскәүдә Казанның Генераль планы турында фикер алышу булды, киңәшмәдә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Казан мэры Илсур Метшин, ТР төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин, Казанның баш архитекторы Татьяна Прокофьева һәм башкалар катнашты.
Татарстан вәкилләре Мәскәүдәге хезмәттәшләреннән Казанның алга таба планнарын төзү һәм шәһәр төзелешендәге заманча алымнарны куллануда тәҗрибә белән уртаклашуны сораганнар иде.