Матбугат хезмәтеннән мәгълүмат

2017
  • 2024
  • 2023
  • 2022
  • 2021
  • 2020
  • 2019
  • 2018
  • 2017
  • 2016
  • 2015
  • 2014
  • 2013
  • 2012
  • 2011
  • 2010
  • 2009
  • 2008
  • 2007
  • 2006
  • 2005
  • 2004
  • 2003
  • 1998
  • 1
  • 2
  • 3
  • 4
  • 5
  • 6
  • 7
  • 8
  • 9
  • 10
  • 11
  • 12
20 2017 ел., дүшәмбе

Рөстәм Миңнеханов «Бердәм Россия» партиясенең Югары советы Бюросы утырышында катнашты

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов «Бердәм Россия» бөтенроссия сәяси партиясенең Югары советы Бюросы утырышында катнашты.

Чара видеоконференцэлемтә режимында узды, аны «Бердәм Россия» партиясенең Югары советы рәисе Борис Грызлов алып барды.


Рөстәм Миңнеханов «Татнефтехиминвест-холдинг» ААҖ Директорлар советының чираттагы утырышын уздырды

Татарстан Республикасында, югары үткәрешле технологияләрне кулланып, энергетика өлкәсендә проектлар гамәлгә ашырыла ала. Бу хакта бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырган «Татнефтехиминвест-холдинг» ААҖ Директорлар советының чираттагы утырышында билгеле булды. Чара ТР Хөкүмәте Йортында узды. 


Рөстәм Миңнеханов "Татнефть" ГАҖ Директорлар советының чираттагы утырышын уздырды

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов бүген  "Татнефть" ГАҖ Директорлар советының чираттагы утырышын уздырды. Утырыш ТР Хөкүмәте Йортында үтте. Утырышта компаниянең агымдагы елның ике аенда бюджеты үтәлеше нәтиҗәләре каралды, апрель аена һәм 2017 елның икенче кварталына бюджеты расланды.


Рөстәм Миңнеханов Ростехнадзорның Идел буе идарәсе киңәшмәсендә: Татарстан – техноген йөкләнеше югары дәрәҗәдә булган алга киткән сәнәгать төбәге

Татарстан – техноген йөкләнеше югары дәрәҗәдә булган алга киткән сәнәгать төбәге. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов «Ростехнадзорның Идел буе идарәсе күзәтчелегендәге предприятиеләрнең һәм оешмаларның 2016 елда сәнәгать һәм энергетика иминлеген тәэмин итү йомгаклары һәм 2017 елга бурычлары турында» киңәйтелгән утырышында хәбәр итте. 

Киңәшмә Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында республиканың барлык мунициципаль районнары белән видеоконференцэлемтә режимында узды.

Казанга киңәшмәдә катнашу өчен шулай ук күрше төбәкләрнең – Чуаш Республикасының һәм Марий Эл Республикасының барлык төп күзәтчелектәге предприятиеләре вәкилләре дә килгән иде.

Киңәшмә эшендә  Федераль экологик, технологик һәм атом күзәтчелеге хезмәте (Ростехнадзор) җитәкчесе Алексей Алешин, Ростехнадзор җитәкчесе урынбасары Светлана Радионова, башка рәсми затлар катнашты.

Төп нотык белән Ростехнадзорның Идел буе идарәсе җитәкчесе Борис Петров чыгыш ясады.


Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Ростехнадзор җитәкчесе Алексей Алешин белән очрашты

Бүген иртән Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Федераль экологик, технологик һәм атом күзәтчелеге хезмәте (Ростехнадзор) җитәкчесе Алексей Алешин белән очрашты.

Очрашу Рөстәм Миңнехановның Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортындагы эш кабинетында узды. Очрашуда шулай ук Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков, Ростехнадзорның Идел буе идарәсе җитәкчесе Борис Петров, Ростехнадзор җитәкчесе урынбасары Светлана Радионова да катнашты.


Казанга Экология, технология һәм атом күзәтчелеге буенча федераль хезмәт җитәкчесе Алексей Алешин килде

Казанга Экология, технология һәм атом күзәтчелеге буенча федераль хезмәт (Ростехнадзор)  җитәкчесе Алексей Алешин килде.

“Казан” халыкара аэропортында Алексей Алешинны Татарстан  Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков, Ростехнадзорның Идел буе идарәсе җитәкчесе Борис Петров каршы алды.