Матбугат хезмәтеннән мәгълүмат

2017
  • 2024
  • 2023
  • 2022
  • 2021
  • 2020
  • 2019
  • 2018
  • 2017
  • 2016
  • 2015
  • 2014
  • 2013
  • 2012
  • 2011
  • 2010
  • 2009
  • 2008
  • 2007
  • 2006
  • 2005
  • 2004
  • 2003
  • 1998
  • 1
  • 2
  • 3
  • 4
  • 5
  • 6
  • 7
  • 8
  • 9
  • 10
  • 11
  • 12
18 2017 ел., шимбә

Рөстәм Миңнеханов Пакистанның Лахор шәһәре истәлекле урыннары белән танышты

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Пенҗаб провинциясенә эш сәфәре кысаларында Лахор шәһәренең истәлекле урыннарын карады. 

Рөстәм Миңнеханов һәм Татарстан Республикасы делегациясе вәкилләре Форт Лахорда (Лахор кирмәне) булдылар. Әлеге архитектур-тарихи комплекс 1981 елда ЮНЕСКО бөтендөнья мирасы исемлеггенә кертелгән. Рави елгасы буендагы патшаның беренче резиденциясе XII гасырда төзелгән. Кирмән төп сәүдә юллары киселешендә урнашкан, шуңа күрә еш кына аңа дошманнар һөҗүм иткән. 

Хәзерге Форт Лахор XVI гасырда төзелгән. Шул ук чорда ул патша сараена әйләнгән. Әлеге җирләрне британнар яулап алганнан соң, биналар җимерелә башлаган. Бары XX гасыр уртасында гына Пакистан Хөкүмәте Лахор кирмәнен саклау эшен башлаган.

ЮНЕСКО исемлегенә кертү чиратында тагын  Бадшаһи мәчете бар - Пакистанда зурлыгы буенча икенче мәчет. Ул Форт янында урнашкан, һәм Бөек Моголлар чорының һинд-мөселман һәйкәле үрнәге. 

Татарстан Президенты Мөхәммәд Икбал мавзолеен да карады. Икбал - атаклы шагыйрь һәм фәлсәфәче булган, Пакистан мәдәниятенә гаять зур өлеш керткән. Татарстан Президенты аның һәйкәленә чәчәкләр салды.

Парк зонасында Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановның Пенҗаб Баш министры Шаһбаз Шәриф белән очрашу нәтиҗәләре буенча хөкүмәт белдерүе имзаланды. Документ алга таба хезмәттәшлекне үстерүне билгели һәм аңа ТР Премьер-министры урынбасары - сәнәгать һәм сәүдә министры Альберт Кәримов белән Пенҗаб провинциясе финанслар министры Аиша Гаус Паша имзаларын куйды. 


Рөстәм Миңнеханов Пакистанда Арфа технологик паркында булды

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Пенҗаб провинциясенә эш сәфәре кысаларында Арфа технологик паркында (Arfa Software Technology Park) булды. Арфа - Пакистанда иң эре мәгълүмат технологияләре үзәге. Аны 2012 елда ачтылар һәм «Microsoft» сертификациясе алган иң яшь белгеч 9 яшьлек кыз -Арфа Кәрим исемен йөртә. 

Технопарк мәгълүматлаштыру-коммуникацияләр технологияләрен алга этәрү, чит ил инвестицияләрен җәлеп итү, мәгълүмати технология белгечләрен үстерү, ИТ-продукция импортын арттыру белән шөгыльләнә. 

Комплекс территориясендә The Punjab IT Board, The Information Technology University, Microsoft, Teradata, General Electric, Ublox, RentVM, Ebryx and Inbox компанияләре офислары бар. Шулай ук биредә Plan X технологик инкубаторы һәм IT-Университет урнашкан. 

Рөстәм Миңнехановка презентация барышында хәбәр ителгәнчә, ASTP ил хөкүмәте белән ныклы хезмәттәшлек итә, кайбер компанияләр киң җәмәгатьчелеккә юнәлдерелгән технологияләр булдыра. 

Әлеге өлкәдә Татарстан тәҗрибәсе турында ИТ-парк директоры Антон Грачев хәбәр итте. 

Рөстәм Миңнеханов билгеләгәнчә, охшаш яклар да бар. Аерым алганда, бу белем бирү өлкәсенә карый. "Бездә электрон белем бирү өлкәсендә эшләнмәләр күп: укучылар билгеләрен тикшерү, ата-аналар белән укытучылар мөнәсәбәтләрен күзәтчелек итү. Сез үз системагызга мәктәп халәте турында пункт керткән - бу безнең өчен дә актуаль, - диде ул. - Хакимият белән җәмгыять арасында әңгәмәгә килгәндә, без "Халык контроле" проектын гамәлгә ашырабыз".

Шуннан Рөстәм Миңнехановка технопарктан экскурсия уздырдылар. 


Рөстәм Миңнеханов Пакистан тукучыларына Татарстанда производство ачарга тәкъдим итте

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Лахор шәһәрендә Пакистанның эшлекле даирәләре вәкилләре белән очрашты. 

Башта Пакистан туку фабрикаларының гомуми ассоциациясе (АРТМА) җитәкчелеге белән очрашты. Ассоциация башлыгы Аамир Фаяз Шәех Рөстәм Миңнехановка хәбәр иткәнчә, илдә 400 фабрика эшли, алар эрләгән җеп, боялган тукымалар, киемнең төрле элементларын җитештерә. Әлеге продукция Пакистан экспортының 60 % тәшкил итә. 

Аамир Фаяз Шәех сүзләренчә, Пакистан тукымалары Россия базарында аз тәкъдим ителә. "Без Татарстанга һәм Россиянең башка төбәкләренә дә товар импортын арттыру яклы", - диде ул. Рөстәм Миңнеханов тукымалар җитештерүне һәм җиңел сәнәгать товарлары линияләрен Татарстан территориясендә ачуны тәкъдим итте. "Әлеге юнәлешнең мөмкинлекләре зур. Россия җитештерүчесе статусын алгач, сез базар таләпләренә тиз җавап бирә алачаксыз", - диде ул. 

Рөстәм Миңнеханов Лахор Сәүдә-сәнәгать палатасы вәкилләре белән дә очрашты. Яклар уртак бизнес элемтәләргә ярдәм итү турында сөйләштеләр. ТР Сәүдә-сәнәгать палатасы идарәсе башлыгы Шамил Агеевка ул Пакистан хезмәттәшләре белән төрле чараларны бергә уздыру планын төзергә йөкләде: күргәзмәләр, форумнар һәм башкалар. 

Аннары Пенджаб провинциясенең Хәләл продукциясе ассоциациясе башлыгы белән очрашу булды. Татарстан Президенты белгечләрне Казанга "Россия - Ислам дөньясы: «KazanSummit» икътисадый форумына чакырды. Анда "хәләл" темасына аеруча игътибар бирелә. 

Ә Пенҗаб Банкы җитәкчелеге белән очрашуда ислам банкингын үстерү турында сүз барды. 


Рөстәм Миңнеханов Пакистанның Пенҗаб провинциясе Губернаторы Рафикъ Раҗвән белән очрашты

Бүген Лахор шәһәренә (Пакистан Ислам Республикасы) эш сәфәре кысаларында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Пенҗаб провинциясе Губернаторы Рафикъ Раҗвән белән очрашты. Очрашуда Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Альберт Кәримов, Татарстан Республикасы Инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина, Татарстан Республикасы Сәүдә-сәнәгать палатасы рәисе Шамил Агиев һәм республиканың әйдәүче сәнәгать предприятиеләре вәкилләре катнашты. 
 
Рөстәм Миңнеханов Губернаторга Пенҗаб провинциясенә чакыруы һәм Татарстан делегациясе визитын югары дәрәҗәдә оештырулары өчен рәхмәт белдерде.   


Казан Кремлендә Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасы дәүләт бүләкләре тапшырылды

Бүген Казан Кремлендә Татарстан Республикасы Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасы дәүләт бүләкләрен тапшырды. Бүләкләргә 49 татарстанлы лаек булды.


Рөстәм Миңнеханов: Татарстан Пакистан Ислам Республикасы белән хезмәттәшлекне ныгытуга зур әһәмият бирә

Бүген Лахор шәһәренә эш визиты кысаларында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарста-Пакистан бизнес-форумныда катнашты. 

Чарада шулай ук ТР Премьер-министры - сәнәгать һәм сәүдә министры Альберт Кәримов, ТР Инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина, ТР Сәнәгать-сәүдә палатасы идарәсе рәисе Шамил Агеев, "АК БАРС" БАНК" ГАҖ идарәсе рәисе Зөфәр Гәрәев, "ИТ-парк" директоры Антон Грачев, "Татнефть", "ТАИФ" һәм "КАМАЗ" компанияләре вәкилләре катнашты. 

Рөстәм Миңнеханов сүзләренчә, Татарстан Пакистан Ислам Республикасы белән хезмәттәшлекне ныгытуга зур әһәмият бирә.


Татарстан Президенты Пакистанда Пенжаб провинциясенең Баш министры Мөхәммәд Шаһбаз Шәриф белән очрашты

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Лахор шәһәренә визиты кысаларында Пенҗаб провинциясенең (Пакистан) Баш министры Мөхәммәд Шаһбаз Шәриф белән очрашты. Мөхәммәд Шахбаз Шәриф билгеләгәнчә, Пенджабта Татарстан Россиянең икътисадый яктан нык төбәк булуын беләләр. Ул исәрткәнчә, 1999 елда Россиягә визиты кысаларында Пакистан Премьер-министры Мөхәммәд Наваз Шәриф Казанда да булган. "Кичә без Премьер-министр әфәнде белән очраштык. Ул сезнең республиканы җылы сүзләр белән искә алды", - диде Баш министр. 


Рөстәм Миңнеханов: Татарстан Пакистан бизнесы белән хезмәттәшлеккә ачык

Татарстан Пакистан бизнесы белән хезмәттәшлеккә ачык. Бу хакта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Пакистанның алдынгы компанияләре җитәкчелеге белән очрашуда белдерде. 

Очрашу иртәнге аш форматында узды. Татарстан Республикасы ягыннан ТР Премьер-министры - сәнәгать һәм сәүдә министры Альберт Кәримов, ТР Инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина, ТР Сәнәгать-сәүдә палатасы идарәсе рәисе Шамил Агеев, "АК БАРС" БАНК" ГАҖ идарәсе рәисе Зөфәр Гәрәев, "ИТ-парк" директоры Антон Грачев, "Татнефть", "ТАИФ" һәм "КАМАЗ" компанияләре вәкилләре катнашты. 


Марат Әхмәтов: “Стратегияләр-2030”да 2 млн т сөт, 700 мең т ит җитештерү бурычы куелган, ә моның өчен нәселле терлек үрчетү эшен көчәйтергә кирәк

Татарстан Республикасындагы нәселле терлек хуҗалыкларының торышы турында бүген ТР Хөкүмәте йортында узган киңәшмәдә ТР Премьер-министры урынбасары – ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов хәбәр итте.

Киңәшмәне барлык муниципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Илдар Халиков уздырды.


Татарстан Премьер-министры Илдар Халиков төзелеш өлкәсендә программаларны гамәлгә ашыру һәм торакны файдалануга тапшыру мәсьәләләре буенча киңәшмә уздырды

Татарстан Республикасында 2017 елның 17 мартына 526,9 мең кв. м. торак файдалануга тапшырылган, бу узган елның шушы чорына караганда 103% тәшкил итә. Бу хакта бүген ТР Хөкүмәте йортында узган республика киңәшмәсендә ТР Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Ирек Фәйзуллин хәбәр итте.

Киңәшмәне барлык муниципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков уздырды.