Халыкара мөселман киносы фестивале дирекциясе: Беренче тапкыр фестивальдә хатын-кыз мөселман киносы күрсәтеләчәк

29.08.2017

Дөньяның танылган кинематографистлары арасында Казан мөселман киносы фестиваленең дәрәҗәсе үсә. Быелгы фестивальгә моңарчы халыкара проектларда җиңү яулаган картиналар да килгән. Бу хакта бүген ТР Министрлар Кабинетында узган брифингта Казан ХIII Халыкара мөселман киносы фестивале директоры Миләүшә Айтуганова сөйләде.

Брифинг республиканың барлык муниципаль районнары белән видеоконференцэлемтә режимында узды.

Казан XIII Халыкара мөселман киносы фестиваленең тантаналы ачылышы 5 сентябрь көнне “Пирамида”да узачак. Быел кино йолдызларының кызыл келәмнән узу вакыты азрак үзгәртелеп, 17:00 сәгатькә күчерелгән. Ә тантаналы ачылыш 18:00 сәгатьтә башланачак. Фестивальнең тантаналы ябылышы исә М. Җәлил исемендәге опера һәм балет театры бинасында 11 сентябрьдә булачак. 

Казан Халыкара мөселман киносы фестивале – республикада уздырылучы иң масштаблы проект булып санала. Унөч ел дәвамында оештырылып килүче  “Мәдәниятләр диалогы аша – аралашу мәдәниятенә” шигаре астында үтә. Җир йөзендә тынычлык, үзара тату мөнәсәбәт, диннәргә тигез караш идеяләрен алга сөрүче кинофорумда быел Россия киносының дебют хезмәтләре дә тәкъдим ителәчәк.

Фестиваль җитәкчеләре Мисыр, Һиндстанда эшләнгән фильмнарга игътибар итәргә киңәш бирде. Шулай ук режиссерлар арасында хатын-кызларның активлашуы да күзәтелүен хәбәр иттеләр. 

“Конкурс программасына кертелгән әсәрләрне Россиянең халык артисты Николай Досталь җитәкчелегендәге абруйлы жюри коллективы бәяләячәк, - диде Миләүшә Айтуганова. - Фестиваль кунаклары арасында кино сәнгатенең танылган шәхесләре Наталья Варлей, Светлана Светличная, Владимир Конкин, Анна Снаткина, Леонид Кулагин, Виктор Мережко, Марат Башаров, Кирилл Плетнев, продюсер Рубен Дишдишян, Кирилл Разлогов һ.б. бар”.

Фестиваль барышында күренекле кино сәнгате әһелләре катнашында “Родина” һәм “Киномакс” кинотеатрларында иҗади очрашулар да оештырылачак. 

 Казанда 5-11 сентябрь көннәрендә узачак  XIII Халыкара мөселман киносы фестивалендә яңа конкурс кертелде. "Милли кино секциясе" дип аталган конкурста республикада әзерләнгән яки Татарстан  турында булган  картиналар бәяләнәчәк. Бу хакта Татарстан мәдәният министры Айрат Сибагатуллин хәбәр итте.

“Милли кино секциясе”ндә дүрт номинация буенча җиңүчеләр билгеләнә, - ди Айрат Сибагатуллин. – Монда төрле формат, хронометраж һәм жанрда төшерелгән 10 фильм керде. Әлеге секция буенча җиңүчеләргә 100 меңнән алып 300 меңгә кадәр акчалата приз да каралган. Шулай ук җиңүчеләр фестивальнең лауреат исеменә дә лаек булачак”. 

Исегезгә төшереп узабыз, быел фестивальдә катнашу өчен 61 илдән 782 гариза килгән. Бәйге шорт-листына 27 илдән (Азәрбайҗан, Албания, Әфганстан, Бангладеш, Бельгия, Венгрия, Дания, Мисыр, Һиндстан, Иран, Италия, Казакстан, Канада, Катар, Кыргызстан, Мальта, Марокко, Непал, Нигер, Россия, США, Таҗикстан, Төркия, Үзбәкстан, Франция, Швеция, Эстония) 60 фильм кергән. Жюри командасын Россиянең халык артисты, режиссер, сценарист Николай Досталь җитәкли. Фестиваль барышында “Время кино” Бөтенроссия белем бирү форумы да узачак.

Билгеле булганча, кинофорум Татарстан Республикасы Президенты ярдәме белән һәм “Россия – ислам дөньясы” Стратегик күзаллау төркеме белән хезмәттәшлектә (партнерлыкта) оештырыла. 

 

 

 


“Татар-Информ” МА