Рөстәм Миңнеханов: Фикрәт Табиев һәм Гомәр Усманов республика һәм илебез үсешенә гаять зур өлеш керттеләр

29.08.2017

Бүген Татарстан Республикасы Көне бәйрәме алдыннан Казанда Зур Кызыл урам, 65 адресы буенча ике атаклы дәүләт эшлеклесе Фикрәт Табиев һәм Гомуәр Усмановка мемориаль такталар ачу тантанасы узды. 

Чарада Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, ТР Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, ТР Премьер-министры Алексей Песошин, ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, дәүләт органнары вәкилләре, мәдәният эшлеклеләре катнашты.

Тантаналы чара алдыннан Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасы гимннары яңгырады.

Рөстәм Миңнеханов чыгышында билгеләгәнчә, Фикрәт Табиев һәм Гомәр Усманов Татарстан һәм Россия үсешенә гаять зур өлеш керттеләр.

"Без бүген республикабыз җитәкчеләре - Фикрәт Әхмәтҗан улы һәм Гомәр Исмәгыйль улы исемнәрен мәңгеләштерәбез. Алар республикабызга конкурентлы булырга мөмкинлекне тәэмин иткән нигезне салучылар.  Безнең уңышлар - алар казанышы. Без ресбубликабыз һәм илебез үсешенә зур өлеш керткән эшлеклеләр исемнәрен истә тотарга тиеш", - диде ул.

Минтимер Шәймиев, үз чиратында, искәрткәнчә, 2020 елда Татарстан АССР га 100 ел тула. "Бу безнең республикабыз тарихының истәлекле бите. Бу тарихта атаклы сәяси һәм иҗтимагый эшлеклеләр исемнәре бар, - диде ТР Дәүләт Киңәшчесе. - Җиңел заман булмый ул, һәм заманның үз авырлыклары, әмма Фикрәт Әхмәтҗан улы һәм Гомәр Исмәгыйль улы эшчәнлеге кыйммәтле. Алар шул чордагы сәясәт һәм иҗтимагый вәзгыять шартларында республика ихтыяҗларын яклый алганнар".

Шуннан Рөстәм Миңнеханов, Минтимер Шәймиев һәм башка рәсми затлар мемориаль такталарга чәчәк салдылар.

 


ТР Президенты Матбугат хезмәте, Булат Низамиев.