Ирина Бокова һәм Минтимер Шәймиев Казанның Мәрьям Ана иконасы соборын торгызу барышы белән танышты

22.08.2017

Бүген ЮНЕСКО генераль директоры Ирина Бокова һәм Татарстанның Дәүләт Киңәшчесе, тарихи һәм мәдәни һәйкәлләрне торгызу буенча "Яңарыш" республика фондының Попечительлек советы рәисе Минтимер Шәймиев Болгар тарих-археология комплексында булганнан соң, Казанның Мәрьям Ана иконасы соборын торгызу барышы белән танышты.

Аларны Казан һәм Татарстан митрополиты Феофан, ЮНЕСКО эшләре буенча РФ комиссиясе җаваплы секретаре Григорий Орджоникидзе, РФ Тышкы эшләр министрлыгының махсус йөкләмәләр буенча илчесе Элеонора Митрофанова, ТР Дәүләт Советы рәисе урынбасары, “Яңарыш” фонды башкарма директоры Татьяна Ларионова, ТР мәдәният министры Айрат Сибагатуллин озата йөрде.

Кунаклар башта археологик табылдыклар куелган өстәл янына килделәр. “Бу табылдыкларның бик аз өлеше генә. Археологик казу эшләре монда элек тә булган. Хәзер без киң күләмдә эшләү мөмкинлеген алдык”, - дип сөйләде ТР ФАнең А.Х.Халиков исемендәге археология институты директоры Айрат Ситдыйков.

Монда уникаль керамика үрнәкләре, чиркәү кирәк-яраклары фрагментлары, төрле гасырлар һәм дәүләтләрнең акчалары куелган. Болар барысы да җентекләп өйрәнүне таләп итә торган артефактлар.

Алга таба кунаклар мәгарә гыйбадәтханәсен һәм Казан Изге Ана иконасы булган урынны карадылар.

Минтимер Шәймиев төзелеш темплары буенча планнары белән уртаклашты: “Безнең бурыч – кышка кадәр бинаны түбә астына кертеп өлгерергә, һәм эчке эшләрне кыш көне дә дәвам итеп булачак”, - диде ул.

Митрополит Феофан куполлар буенча бик катлаулы эшләр баруын сөйләде һәм Ирина Боковага Казан Изге Ана иконасы тарихы турында китап бүләк итте. “Бәлкем, бу китапны күргән дусларыгыз арасында Казанга, монастырьга, соборга һәм иконага карата кызыксыну уяныр”, - дип өстәде ул.

 


ТР Президенты матбугат хезмәте, “Татар-Информ” МА