Казан Кремлендә Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасы дәүләт бүләкләре тапшырылды

20.07.2017

Бүген Казан Кремлендә тантаналы төстә мәдәният, сәламәтлек саклау, мәгариф, экология һәм башка өлкәләрдә көч куючы атказанган 46 белгеч дәүләт бүләкләренә ия булды. Дәүләт бүләкләрен республиканың Премьер-министры Алексей Песошин тапшырды.

“Сезнең һәрберегезнең үз эшчәнлеге, үз юлы бар. Әмма барыгызны да хезмәткә тугрылык берләштерә. Сезнең тырышлык белән Татарстан күп кенә күрсәткечләр буенча илнең алга киткән төбәкләреннән санала. Ихлас күңелдән сезгә хезмәтегез өчен рәхмәт белдерәм. Бәхет һәм иминлек телим!” – дип котлады Алексей Песошин.

“Россия Федерациясенең атказанган артисты” мактаулы исеме Татарстанның Дәүләт җыр һәм бию ансамбле баш балетмейстеры Раилә Гариповага бирелде. Ул - Татарстанның халык артисты, Бөтенроссия смотрлар лауреаты, 40 елга якын Дәүләт җыр һәм бию ансамбленең бию төркемен җитәкли.

“Үз хезмәтең өчен бүләк алу күңелле. Белгеч буларак миңа таләпләр зур дип уйлыйм, мин профессор, Казан мәдәният һәм сәнгать университетында укытам. Әлеге бүләк эшкә, яңа үрләргә яңа дәрт бирәчәк”, – дип хисләре белән уртаклашты ансамбльнең баш балетмейстеры.

“Россия Федерациясенең атказанган табибы”мактаулы исеменә Казан дәүләт медицина университетының офтальмология кафедрасы җитәкчесе Александр Самойлов лаек булды. Александр Самойлов югары квалификация категориясендәге офтальмолог, ул сәламәтлек саклау өлкәсендә 30 ел хезмәт куйган.

“Мин гаиләмә, әти-әниемә, хезмәттәшләремә рәхмәтле. Минем күз алдымда Татарстан офтальмологиясе аякка басты, бүгенге көндә ул Россиядә алдынгы урыннарда бара”, – диде Россиянең атказанган табибы Александр Самойлов.
Россия Федерациясе Президентының Мактау грамотасы сәламәтлек саклау үсешенә керткән казанышлары һәм күп еллык намуслы хезмәте өчен Нурихан Шәмсияровка тапшырылды.

Аннары бергәләп фотога төштеләр.

 


“Татар-Информ” МА