Минтимер Шәймиев: Татарстан һәм Иранның мәдәни һәм гуманитар хезмәттәшлеккә мөмкинлекләре зур

07.07.2017

Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев бүген Казан Кремлендә Милли һәм дини азчылык мәсьәләләре буенча Иран Президенты ярдәмчесе Али Юнеси җитәкчелегендәге Ислам Республикасы делегация белән очрашты.

Очрашу Казан Кремлендә узды.

Очрашуда шулай ук Иранның Россиядәге Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле илчесе Мәһди Санаи, Милләт эшләре буенча федераль агентлык җитәкчесе Игорь Баринов катнашты.

Очрашу барышында Минтимер Шәймиев кунакларны җылы сәламләде. Ул кыскача "Яңарыш" фондының тарихи-мәдәни мирасны саклау эшчәнлеге турында, шулай ук фонд ярдәме белән республикада тормышка ашырылган яңа проектлар - Болгар ислам академиясен төзү һәм Казан Изге Ана иконасы соборын төзекләндерү турында сөйләде.

Минтимер Шәймиев билгеләгәнчә, иң катлаулы чорларда да Татарстан Иран белән төрле юнәлешле элемтәсен өзмәде. Иранда Татарстан Республикасының кайбер компанияләре эшли.

Татарстан һәм Иранның мәдәни, гуманитар хезмәттәшлек һәм, әлбәттә, , икътисади өлкәдә хезмәттәшлек итү өчен мөмкинлекләре зур, дип саный Минтимер Шәймиев.

Үз чиратында, Али Юнеси җылы каршы алулары өчен рәхмәт белдерде.

“Сез Россия һәм Иран арасындагы хезмәттәшлекнең бик кызыклы мизгелләрен искә алдыгыз”, - диде ул Минтимер Шәймивкә мөрәҗәгать итеп.

Иран делегациясе Болгар шәһәрендә булды, анда алар Болгар ислам академиясе комплексы биналарын, “Ак мәчет” комплексын, Болгар цивилизациясе музеен карадылар.

Очрашу азагында кунаклар өчен Казан Кремле буенча экскурсия оештырылган иде.

 


ТР Президенты матбугат хезмәте, Елена Бритвина.