Татарстан югары уку йортларына 2017 елда 15,8 меңнән артык бюджет урыннары бүлеп бирелгән

27.06.2017

Татарстан Республикасында быел югары уку йортларында бюджет урыннары 15мең 806ны тәшкил итә. Бу хакта бүген Татарстан Министрлар Кабинетында узган брифингта  ТР мәгариф һәм фән министрының беренче урынбасары Андрей Поминов хәбәр итте.

Брифинг гадәттәгечә барлык муниципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында узды.

Спикер сүзләренчә, 15 мең 806 бюджет урыннан 115е дәүләтнеке булмаган мәгариф оешмаларына бүлеп бирелгән.

2016 елда бу сан 16 мең 56 булган. 

Татарстан югары уку йортларында белгечлек алырга теләүчеләр өчен барлыгы 1247 бюджет урыны бүлеп бирелгән. Магистратурада исә 5252 кеше акча түләмичә генә укый алачак. Бакалавриатка 9307 бюджет урыны каралган.

“Мәгълүмати куркынычсызлык”, “Химия”, “Электроника, радиоэлектроника һәм системалар”, “Физик культура һәм спорт”,  “Җир турында фән”, “Электро һәм җылылык энергетикасы” кебек белгечлекләренә абитуриентлар кабул итү арткан. Ә “Тел белеме һәм әдәбият белеме”,  “Техника һәм төзелеш технологияләре”,  “Сервис һәм туризм”,  “Архитектура”, “Икътисад һәм идарә”, “Юриспруденция” белгечлекләренә кабул итү түбәнәйгән.

Андрей Поминов искә төшергәнчә, республикада 44 югары уку йорты кабул итү кампаниясе башлану турында игълан иткән.

Абитуриентлардан документлар кабул итү 20 июньдә башланган.

26 июльдә югары уку йортлары  документлар кабул итүне туктатачак.

Быел югары уку йортларына укырга керергә теләүче абитуриентлар барлыгы 5 югары уку йортына һәм күп дигәндә 3 белгечлек буенча гариза бирергә хокуклы.

 


“Татар-Информ” МА