Рөстәм Миңнеханов 2019 елда Казанда «Ворлдскиллс» дөнья чемпионатына әзерлек һәм аны уздыру буенча оештыру комитеты утырышында катнашты

08.06.2017

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов 2019 елда Казанда «Ворлдскиллс» стандартлары буенча һөнәри осталык дөнья чемпионатына әзерлек һәм аны уздыру буенча оештыру комитеты утырышында катнашты.

Утырыш видеоконференцэлемтә форматында Россия Федерациясе Премьер-министры урынбасары Ольга Голодец рәислегендә узды.

Ольга Голодец билгеләп үткәнчә, чемпионатның, тулаем Россиянең «Ворлдскиллс» хәрәкәтендә катнашуның төп максаты – беренче чиратта эшче һөнәрләрен популярлаштыру һәм аның буенча белем алу сыйфатын яхшырту. Ул искәрткәнчә, бүген Россиядә «Ворлдскиллс» хәрәкәтенә 85 федерация субъектының 84е кушылды.

Ольга Голодец сүзләренчә, урта һөнәри белем таләп итүче эшче һөнәрләре  белгечләрен әзерләү мәсьәләсе дөньяның күп илләрендә кискен тора. 

Утырышта шулай ук Казанның 2019 елда «Ворлдскиллс» стандартлары буенча һөнәри осталык дөнья чемпионатына әзерлегенең оператив мәсьәләләре буенча фикер алыштылар.    

Рөстәм Миңнеханов кыскача гына агымдагы вәзгыять турында сөйләде. Ул белдергәнчә, әзерлек чаралары элек расланган план нигезендә гамәлгә ашырыла.   


ТР Президенты Матбугат хезмәте, Елена Бритвина.