Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасы Инвестицион советы президиумы утырышын уздырды

08.06.2017

Бүген Татарстан Республикасы Инвестицион советы президиумы утырышында дүрт инвестицияләр проекты расланды. 

Утырышны Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды. Утырыш эшендә ТР Премьер-министры Алексей Песошин катнашты. 

Шулай ук видеоконференцэлемтә аша Әлмәт, Түбән Кама, Зеленодольск муниципаль районы катнашты. 

Башта күбекпыяладан җылылык изоляциясен җитештерү буенча предприятие төзү проекты тәкъдим ителде. Проект турында «Ай Си Эм Гласс» ҖЧҖ (Калуга өлкәсе) генераль директоры Максим Никулин сөйләде. Күбекпыяла янгынга каршы тора, дым тартмый, экология ягыннан да чиста дип санала. Аңа чимал буларак пыяла ватыкларын кулланалар (елына 20 мең тонна). Производствоны "М-7" индустриаль паркында 2 гектар җирдә урнаштырырга планлаштыралар. җитештерү күләме елына 150 мең кубометр булыр дип көтелә. 

Аннары ашлыкны тирәнтен эшкәртү заводын ачу проекты каралды. «Гран Групп» ҖЧҖ директоры Ләйсән Хәйретдинова хәбәр иткәнчә, проектны Әлмәт районында (Новотроицкое авылы), элеккеге "Татспиртпром" заводы мәйданнарында ачу карала. Яңа производствода авыл хуҗалыгы продукциясен елына 24 мең тонна күләмендә эшкәртү планлаштыралар. Бәрәҗге балы, мальтозия, комбикорм, крахмал һәм башка продукция җитештерү карала. Һәм республика чималын кулланырга тәкъдим итәләр. 

Өченче проект лак-буяу материалларын җитештерү предприятиесе булды. Предприятиене "Алабуга" МИЗ территориясендә ачачаклар. Проект турында «Донецкхим - химический завод» ҖЧҖ генераль директоры Олег Копейко сөйләде. 

Рөстәм Миңнеханов әлеге компания презентациясен "Татнефтехиминвест-холдинг" ның чираттагы утырышында да күрсәтергә тәкъдим итте. 

Соңгы проект - Россия-Төркия уртак предприятиесене булдырып, терлекчелеккә азык катнашмаларын җитештерү проекты. Ул "Мастер" Кама индустриаль паркында урнашачак. Проект Чаллы алгарышлы социаль-икътисадый үсеш территориясе резиденты статусын да алырга мөмкин. 

Барлык проектларны да ТР Инвестицион совет президиумы әгъзалары расладылар. Рөстәм Миңнеханов республика икътисады өчен әлеге проектларның уңай тәэсирен билгеләде. 

 

 


ТР Президенты Матбугат хезмәте, Елена Бритвина.