Рөстәм Миңнеханов балалар ялын оештыру буенча бөтенроссия киңәшмәсендә катнашты

31.05.2017

Россия Федерациясе Премьер-министры Дмитрий Медведев бүген балалар ялын оештыру буенча киңәшмә уздырды. Видеоконференция режимында узган киңәшмәдә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, ТР Президенты ярдәмчесе Ләйлә Фазлыева, ТР яшьләр эшләре һәм спорт министры Владимир Леонов, ТР хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова, ТР төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Ирек Фәйзуллин, республика министрлыклары һәм ведомтсволары вәкилләре катнашты.

Россия Хөкүмәте башлыгы балалар ялын оештыручы оешмаларга карата таләпләрнең катгыйлануын ассызыклады. Монда сүз әйдаманнар, тәрбиячеләр – балалар белән эшләүче кешеләрнең квалификациясе турында бара. Алар барысы да үз өсләренә җаваплылык ала һәм иминлекнең барыннан да мөһим икәнен аңларга тиеш.

Дмитрий Медведев балалар ялын оештыру мәсьәләләренең төп эшен Россия Мәгариф һәм фән министрлыгына йөкләде.

«Узган атнада мин балаларның ялын оештыруны дәүләт котроленә алу һәм Дәүләт көйләүләренең нигезе расланган хөкүмәт боерыгын имзаладым. Монда белгечләр әзерләү, лагерьларны төзү һәм торгызу, канун базасын киләчәктә ачыклау керә», — диде Дмитрий Медведев.

«Эшкә бик җаваплы карарга кирәк. Җәйге сәламәтләндерү камапаниясендә катнашачак 5,5 миллионга якын баланың җәе ничек узачагы шуңа бәйле», – диде ул.


"Татар-Информ" МА