Рөстәм Миңнеханов Казанда иҗат яшьләре вәкилләре белән очрашты

22.05.2017

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Казанда  «Штаб» креатив индустрияләр резиденциясендә булды, анда ул иҗат яшьләре вәкилләре белән очрашты.  

Татарстан Республикасы Президентын Татарстан Республикасы Президенты Аппараты Җитәкчесе Әсгать Сәфәров, Татарстан Республикасы Президенты ярдәмчесе Ләйлә Фазлыева, Татарстан Республикасы мәдәният министры Айрат Сибәгатуллин, Татарстан Республикасы Президенты ярдәмчесе Наталия Фишман, Казан мэры Илсур Метшин, «Штаб» креатив индустрияләр резиденциясен гамәлгә куючыларның берсе Ярослав Муравьёв һәм башкалар озата йөрде.  

«Штаб»ка килүгә үк Рөстәм Миңнехановны креатив үзәк эшчәнлеге белән таныштырдылар, гамәлгә ашырылучы проектлар турында сөйләделәр.  

Проектлар арасында – «Шәһәр эшкуарлары мәктәбе» белем бирү проекты, «Креатив менеджерлар көрәше» вакыйгаларны оештыру һәм алып бару буенча практик-мәгариф проекты, кием-салым буенча яшь дизайнерлар проектлары һәм башкалар.

Татарстан Республикасы Президенты белән әңгәмә барышында яшьләр Татарстан Республикасында креатив индустрияләрне үстерү буенча үз фикерләрен сөйләделәр.    

Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, соңгы елларда республикада җәмәгать киңлекләрен һәм башка мәйданчыкларны үстерү буенча актив эш алып барыла. Тагын ул хәбәр иткәнчә, күп кенә акыллы егетләр һәм кызлар Казаннан Мәскәүгә һәм Санкт-Петербургка китәләр. «Әгәр безнең университетларыбыз яшьләр белән активрак эшләсә, алар монда калырлар иде. Югары уку йортларын тәмамлаганнарны эшкә урнаштыру мәсьәләсенә игътибарлырак булырга кирәк», - диде Татарстан Республикасы Президенты.

Рөстәм Миңнеханов ассызыклаганча: «Югары уку йортлары, техникумнар, безнең ресурс үзәкләре һөнәри эшчәнлек барышында кирәкле конкрет күнекмәләр бирергә тиеш».

Рөстәм Миңнеханов белдергәнчә, бүген дискуссия барышында әйтелгән барлык тәкъдимнәрнең дә яхшы киләчәге бар. «Минемчә, сез бик файдалы эш белән шөгыльләнәсез һәм сезнең фикерләрне гамәлгә ашырырлык күп талантлы кешеләрне җәлеп итәсез. Мондый проектларны башка шәһәрләрдә дә: Чаллыда, Түбән Камада, Әлмәттә эшләтеп җибәрергә кирәк. Система бөтен республика буенча эшләргә тиеш. Без үз чиратыбызда ярдәм күрсәтәчәкбез», - диде Татарстан Республикасы Президенты.


ТР Президенты Матбугат хезмәте, Булат Низамиев.