“Россия - Ислам дөньясы: KazanSummit 2017” форумына 2017 катнашучы теркәлгән

16.05.2017

Татарстан башкаласы тугызынчы тапкыр Россиянең һәм Ислам хезмәттәшлеге оешмалары илләренең Халыкара икътисад саммитын кабул итәчәк. Быел саммитка кунаклар ике тапкыр күбрәк киләчәк дип көтелә, бу көнгә 2017 катнашучы теркәлгән.

Бу хакта бүген ТР Хөкүмәте йортында узган брифингта ТР Инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина хәбәр итте.

Талия Миңнуллина сүзләренчә, ул быелгы саммитның сәяси формада түгел, ә бәлки эшлекле характерда узуын тели. Шуңа быелгы саммитка халыкара банклар һәм инвесторлар чакырылган.

“Кунаклар күп, без күбрәк банкирларны көтәбез, болар Төркия банклары, Пакистан, Судан һәм Гарәп Әмирлекләренең банклары катнашуын планлаштырабыз. Безгә “Сибафи ислам банкы” Ислам советы генераль секретаре да киләчәк. Халыкара оешмаларның саны күп, бу Халыкара инвестицион үсеш агентлыклары ассоциациясе җитәкчесе, мин җитәкләгән агентлык бу ассоциациягә керә, Икътисад һәм финанслар буенча Бөтендөнья ислам фонды җитәкчесе һәм башкалар”, - дип йомгаклады Талия Миңнуллина.

Билгеләп үтәргә кирәк, чит ил кунаклары арасында сәяси өлкәдән дә делегация булачак. Әмирлекләрнең берничә дәүләт министры, Бәхрейн Хөкүмәте вәкилләре, король гаиләсе әгъзалары, Төрекмәнстанның закон чыгару комитеты рәисе киләчәк.

 


“Татар-Информ” МА