Рөстәм Миңнеханов «Ел хәйриячесе-2016» республика конкурсында җиңүчеләрне бүләкләде

29.04.2017

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов «Ел хәйриячесе-2016» республика конкурсында җиңүчеләрне бүләкләде. Чара  «Пирамида» КККда узды, анда шулай ук Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, республика министрлыклары һәм ведомстволары җитәкчеләре, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутатлары, төрле иҗтимагый оешмалар вәкилләре катнашты. 

Сәламләү сүзендә Рөстәм Миңнеханов Татарстан хәйриячеләре эшчәнлеген югары бәяләде. Ул билгеләп үткәнчә, социаль әһәмиятле проектларга, мохтаҗ гражданнарга Татарстан Республикасында һәрвакыт чын күңелдән ярдәм күрсәтәләр. Бүген бу күркәм гамәлләргә меңләгән кеше кушыла.   

«Казанда Татарстан Республикасының беренче Президенты Минтимер Шәймиев җитәкчелегендә Благовещенский соборы һәм Кол Шәриф мәчете торгызыла башлады. Мин ул чакта Биектау районы башлыгы булып эшли идем һәм бу чараларның шаһиты булдым. Ул чакта хәйрия эшчәнлегенә эшкуарлар да, гади гражданнар да бик теләп кушылды», - диде ул.

Татарстан Республикасы Президенты шулай ук Минтимер Шәймиевның «Яңарыш» республика фонды Попечительләр советы рәисе вазыйфасындагы эшчәнлеген дә югары бәяләде. «Ул бу турыда күптән уйлап йөри иде инде. Без, Болгарга яисә Свияжскка барганда, бу изге урыннарны төзекләндерү мөмкинлеге турында еш сөйләшә идек. Соңыннан бу максатларда махсус фонд булдырырга дигән карарга килдек. Россия Президенты Владимир Путин да бик җитди ярдәм күрсәтте», - диде Рөстәм Миңнеханов.

Татарстан Республикасы Президенты ассызыклаганча, бүгенге чараны уздыру республика кешеләренә битараф булмаган гражданнар һәм аларның мәрхәмәтле гамәләре турында сөйләү өчен кирәк. «Бу залда бүген безнең күп балалы үрнәк гаиләләребез, предприятиеләр җитәкчеләре, бизнесменнар һәм башкалар җыелган. Барыгызга да бу олы эшкә керткән өлешегез өчен чын күңелдән рәхмәт белдерергә телим», - дип мөрәҗәгать итте Рөстәм Миңнеханов конкурста катнашучыларга.

Ул ышаныч белдергәнчә, «Ел хәйриячесе» киләчәктә дә уздырылачак, анда катнашучылар саны да артачак .

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстанның Дәүләт Киңәшчесен Хезмәт Герое Йолдызы бирелү белән котлады. Ул Россия дәүләте һәм халкы алдында махсус хезмәт казанышлары өчен тапшырыла.

Чара барышында кунаклар өчен тантаналы концерт та оештырылган иде.


ТР Президенты Матбугат хезмәте, Булат Низамиев.