Марат Әхмәтов: Татарстанда көзге культуралар 20 мең гектарда чәчелгән

29.04.2017

Бүгенге көндә Татарстанда көзге культураларны һәм күпьеллык үләннәрне тукландыру 650 мең гектар мәйданда үткәрелде, бу - планның 60 проценты. Кырларда 24 самолет һәм 100 дән артык пневмоход эшләрен дәвам иттерә. Бу хакта бүген Хөкүмәт Йортында узган республика киңәшмәсендә ТР Премьер-министры урынбасары-авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов белдерде. 

Киңәшмәне барлык мунициципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды. Анда шулай ук Татарстан Республикасы Премьер-министры вазыйфаларын башкаручы Алексей Песошин да катнашты.

Марат Әхмәтов билгеләп үткәнчә, узган атнада яңгырлар туфракта дым запасларын җитди тулыландырды, әмма шул ук вакытта бу кыр эшләренең тизлегендә сизелде. Алдагы елларда тәүлегенә 100 мең га җир чәчелгән. Быел планда – 1,8 млн. гектар җирне чәчү. Димәк, элекке эш тизлеге белән тагын 20 көн кирәк булачак, ягъни кыр эшләре 20 майга тәмамланыр, дип көтелә.

Ул хәбәр иткәнчә, республикада 623 чәчү комплексы бар. Хезмәтне дөрес оештырганда, аларның тәүлектәге җитештерүчәнлеге 80 мең гектардан артып китә. Бүгенге көндә республикада язгы чәчү 20 мең гектарда үткәрелгән. Шулай ук шикәр чөгендерен чәчү башланды.

"Гамәлдә безгә иң зур уңышны минераль ашламалар кетү бирә. Бүгенге көндә республика буенча гектарына 66,3 килограмм тукландыргыч матдә кертелгән. Әмма кайбер муниципалитетлар әлеге күрсәткечләргә ирешә алмады. Алар арасында Яңа Чишмә, Югары Ослан, Чирмешән, Яшел Үзән, Менделеевск, Әгерҗе һәм Кама Тамагы районнары бар", – дип хәбәр итте ТР авыл хуҗалыгы министрлыгы башлыгы.

Марат Әхмәтов хуҗалыклардан сөт  сатып алу бәяләренә дә аерым тукталды. Узган елның көзеннән башлап, ТР Президенты кушуы буенча, район җитәкчелегенә тәкъдим ителгән бәяләр турындагы мәгълүмат җиткерелә. Агымдагы елның апрель аенда ул 20 сум/кг тәшкил итә. Шул ук вакытта кайбер районнарда, элеккечә үк, сатып алу бәясе түбәнрәк дәрәҗәдә. Әйтик, Буа һәм Югары Ослан районнарында аның бер килограммы нибары 16 сум.

Киңәшмә ахырында Рөстәм Миңнеханов прокуратура хезмәткәрләрен түбән сөт сатып алу бәяләре түбән булган районнарда тикшерү оештырырга чакырды.


ТР Президенты Матбугат хезмәте, Булат Низамиев.