Минтимер Шәймиевне Владимир өлкәсе губернаторы Светлана Орлова һәм Мордва Республикасы башлыгы вазифаларын вакытлыча башкаручы Владимир Волков котлады

26.04.2017

Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе, “Яңарыш” фондының Попечительләр советы рәисе Минтимер Шәймиев адресына  Россия Федерациясе Хезмәт Герое исеме бирелү уңаеннан котлаулар килү дәвам итә.

“Бу югары бүләк – Сезнең хезмәтегезне лаеклы бәяләү. Сез үзегезнең бөтен гомерегезне Татарстан Республикасы, Россия Федерациясе үсешенә юнәлтелгән уңышлы эшчәнлеккә багышладыгыз. Россия халыклары арасындагы хезмәттәшлек һәм дуслыкны ныгытуда Сезнең казанышларыгыз бәяләп бетергесез”, - дип ассызыклады үзенең котлау телеграммасында Светлана Орлова.

“Бу Сезнең күп еллар дәвамында намуслы һәм уңышлы хезмәтегезгә лаеклы бәя. Сезгә нык сәламәтлек, бәхет, гаилә тынычлыгы, Россия һәм Татарстан Республикасына хезмәт итүегездә уңышлар телим”, - диелә Владимир Волков телеграммасында.

 


ТР Президенты матбугат хезмәте