Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасы финанс, казначылык һәм салым органнары киңәшмәсендә: Катгый финанс тәртибен саклау мөһим

26.04.2017

2017 елның беренче кварталында Татарстан Республикасы берләштерелгән бюджетын үтәү йомгаклары һәм 2017 елга республика финанс, казначылык һәм салым органнарының бурычлары турындагы киңәшмәдә республика финанс, казначылык һәм салым органнарының республика киңәшмәсе бүген ТР Министрлар Кабинетында узды. 

Киңәшмәне Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды. Анда шулай ук ТР Премьер-министры Алексей Песошин, республика министрлыклары һәм ведомтсволары, суд органнары вәкилләре, муниципаль районнар җитәкчеләре катнашты. 

Рөстәм Миңнеханов хәбәр иткәнчә, агымдагы елның беренче кварталының төп күрсәткечләре начар түгел. Тулаем региональ продукт үсеше якынча фаразлар буенча 104,2 % тәшкил итте, сәнәгать производствосы индексы - 104,7 %. Моннан тыш, ваклап товар сату әйләнеше стабильләште. 

"Беренче квартал нәтиҗәләре уңай, - диде Рөстәм Миңнеханов. - Ләкин тынычланырга кирәкми, чөнки кайбер предприятиеләр табышы буенча сораулар бар, кайбер предприятиеләр түләүләрне киметте, икенче квартал буенча шик бар. Минем фикеремчә, без бюджетның керем өлешен формалаштыру буенча актив эшләргә тиеш, шулай ук чыгым бурычлары буенча грамоталы эш булырга тиеш. Беренче чиратта катгый финанс тәртипбен, беренче чираттагы социаль бурычларны тулы күләмдә үтәү. Россия Федерациясе Президентының "май указлары" аеруча контрольдә булырга тиеш". 

Татартан Президенты ассызыклаганча, берләштерелгән бюджетка салым түләүләре буенча бурычларны киметүгә ареуча игътибар итәргә кирәк, бүгенге көнгә ул 8,8 млрд. сум тәшкил итә. "Бу мәсьәлә буенча салым органнары да, Финанслар министрлыгы да, суд приставлары да эшләргә тиеш, - диде Рөстәм Миңнеханов. - Резерв зур". 

2017 елның беренче кварталында берләштерелгән бюджет башкарылуы хакында ТР буенча Федераль салым хезмәте идарәсе җитәкчесе Марат Сәфиуллин хәбәр итте. 

ТР финанслар министры Радик Гайзатуллин ТР берләштерелгән бюджетына 2017 елның беренче кварталында 62 млрд. сум керүе, шул исәптән салым булмаган керем - 58,2 млрд. сум, дип хәбәр итте. 

 

 


ТР Президенты Матбугат хезмәте, Елена Бритвина.