Татарстанда 30 меңгә якын Бөек Ватан сугышы ветеранына диспансер тикшерүе уздырылды

25.04.2017

Татарстанда агымдагы елның 20 апрелендә Бөек Ватан сугышында катнашкан 6 мең 323 инвалид беренче чират тәртибе белән диспансер күзәтүен узды. Шулай ук бу көнне “Камалыштагы Ленинградта яшәүче” тамгасы белән бүләкләнгән, фашизмның балигъ булмаган элеккеге тоткыннары, инвалид һәм ветераннарның тол калган хатыннары да медицина күзәтүе узды. Бу турыда бүген Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында ТР Сәламәтлек саклау министры урынбасары Фәридә Яркәева хәбәр итте.

Спикер сүзләренә караганда, диспансер тикшеренүен барлыгы 30 меңгә якын кеше үтә. Бу – барлык категория ветераннар һәм тыл хезмәтчәннәренең 51 проценттан күбрәге дигән сүз. "Мобиль табиб бригадасы диспансерлаштыруны узган кешеләрнең якынча 60 процентын өйләренә барып тикшергән ", – диде ул.

Табиб бригадалары, өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортларга барып, анда яшәүче 912 өлкән яшьтәге гражданны, шул исәптән 125 инвалид һәм сугыш ветеранын караган. Бу эшләр еллык медицина күзәтүе кысаларында башкарылган.

Фәридә Яркәева сөйләгәнчә, 25 мең ветеранга, ягъни амбулатор ярдәм алучыларның 90 процентына медицина ярдәме өйләрендә күрсәтелә,  Стационар шартларда 8 меңнән артык ветеран дәваланган.

"9 майга  беренче категория ветераннарны диспансерлаштыру тулысынча тәмамланырга тиеш. Ел дәвамында башка категорияләргә дәвалау-сәламәтләндерү чараларын үз эченә алган медицина тикшерүе үткәреләчәк ", – дип билгеләп узды Фәридә Яркәева.

 


“Татар-информ” МА