Татарстанда дәваханәләрне яңарту программасы буенча 2017-2018 елларга 197 объект төзекләндереләчәк

24.04.2017

Татарстан Республикасында 2017-2018 елларга шәһәр һәм район дәваханәләрен яңарту буенча ике еллык программа старт ала. Бу хакта бүген ТР Хөкүмәте йортында чираттан тыш узган брифингта ТР сәламәтлек саклау министры Гадел Вафин хәбәр итте.

Брифинг башланганда Гадел Вафин ТР сәламәтлек саклау учреждениеләре эшчәнлегенең төп күрсәткечләрен җиткерде. Республика сәламәтлек саклау системасында 11690 табиб эшли. Республикада табиблар белән тәэмин ителеш күрсәткече 30,2  тәшкил итә ( халык саны -3,8 млн кеше).

Татарстанда амбулатор-дәваханәләрнең гомуми күләме -520 мең кв.м.

Капиталь төзекләндерү гомуми мәйданы 312 мең кв.м. булган 197 объектка таләп ителә.

2017 елгы программага Казан, Яр Чаллы, Әлмәт һәм Түбән Кама дәваханәләре кертелгән.

Бу дәваханәләр аларга беркетелгән халык саны, тузу дәрәҗәсе, “Халык контроле” системасына килгән күп санлы шикаятьләр буенча сайлап алынган.

Программа кысаларында 2018 елда 1 176 396 кеше беркетелгән 73 учреждение төзекләндереләчәк.

ТР төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин, журналистлар сорауларына җавап биреп, программаны финанслауның гомуми лимиты 7,5 млрд сум тәшкил итә, бу Татарстан Республикасы бюджеты акчасы, дип белдерде.

 

 


ТР Президенты матбугат хезмәте, Елена Бритвина.