Рөстәм Миңнеханов Татарстан сәламәтлек саклау учреждениеләренә ашыгыч ярдәм автомобильләреннән ачкычлар тапшырды

21.04.2017

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстан сәламәтлек саклау учреждениеләренә 50 ашыгыч ярдәм автомобильленнән ачкычлар тапшырды.

Тантана Казан  Ратушасы алдындагы мәйданда узды.

Тантана башланганчы Рөстәм Миңнеханов машиналарны карап чыкты, аларга куелган медицина җайланмалары белән танышты. 

Тантанада катнашучылар алдында чыгыш ясап, Рөстәм Миңнеханов бу вакыйганың барысы өчен дә күркәм булуын белдерде. «Бу санитар машиналар республика кешеләренә үз вакытында квалификацияле медицина ярдәме күрсәтергә мөмкинлек бирәчәк, - диде Рөстәм Миңнеханов. – Безнең республикада 2012 -2013 елларга ашыгыч медицина ярдәме паркын яңарту буенча зур программабыз бар иде инде. Бүген 50 яңа машина тапшырабыз, һәм тагын 2-3 айдан соң башкалабыз өчен 47 машина әзерләнә».

Сәламәтлек саклау учреждениеләре вәкилләренә һәм мунициципаль районнар башлыкларына мөрәҗәгать итеп, Татарстан Республикасы Президенты билгеләп үткәнчә, бүген халыктан медицина хезмәт күрсәтүләренә шикаятьләр кермәсен өчен һәркемгә дә җитди җаваплылык йөкләнә.

«Без бик тиз арада авыру янына барып җитәргә һәм аңа квалификацияле медицина ярдәме күрсәтергә тиеш, чөнки кешеләр сәламәтлеге – хакимиятләр эшен бәяләүнең иң төп критерие, федераль хакимияттән алып муниципаль дәрәҗәгә кадәр. Гражданнарның тормыш дәрәҗәсе, аларның саулыгы – төп приоритет», - диде Рөстәм Миңнеханов.  

Татарстан Президенты шулай ук белдергәнчә, сәламәтлек саклау системасына киләчәктә дә ярдәм күрсәтеләчәк.

Әлеге тантанада Татарстан Республикасы сәламәтлек саклау министры  Гадел Вафин да катнашты.


ТР Президенты Матбугат хезмәте, Елена Бритвина.