Рөстәм Миңнеханов: Республикада социаль челтәрләр аша балаларны үз-үзләренә кул салуга җиткерерлек очраклар теркәлмәгән, әмма ил буенча мондый фактлар ешая бара

17.04.2017

Бүген Казан Кремлендә Татарстан Республикасы Иминлек Советының, Татарстан Республикасында Террорчылыкка каршы комиссиянең, Татарстан Республикасында Хокук тәртибен тәэмин итү буенча координацион киңәшмәнең уртак утырышы узды.

Утырышны Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов алып барды.   

Утырышта шулай ук Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин, Татарстан Республикасы Иминлек Советы Секретаре Айрат Шәфыйгуллин, республика министрлыклары һәм ведомстволары вәкилләре, республиканың муниципаль районнары башлыклары, чакырылганнар катнашты.

Көн тәртибендә икътисадый мәсьәлә: «Балалар һәм яшүсмерләр гомеренә һәм сәламәтлегенә интернет-куркынычларны һәм янауларны профилактикалау өлкәсендә өстәмә чаралар күрү турында», «Татарстан Республикасында 2013-2018 елларга Россия Федерациясендә террорчылык идеологиясенә каршы тору комплексы планы чараларын гамәлгә ашыру турында».

Утырышны ачып, Рөстәм Миңнеханов хәбәр иткәнчә, соңгы вакытларда  интернет челтәрендә куркыныч мәгълүмат таралуга бәйле рәвештә яман вәзгыять күзәтелә, бу факт гражданнарның, бигрәк тә балаларның иминлегенә тискәре йогынты ясый. Ул ассызыклаганча, сүз балигъ булмаганнарны белә торып хокукка каршы һәм социаль куркыныч гамәлләргә, шул исәптән үз-үзеңә кул салуга этәрү турында бара. 

«Республикада балаларның үз-үзләренә кул салулары саны кимүгә карамастан, үз-үзләренә кул салуга омтылышлар күп әле. Республикада социаль челтәрләр аша балаларны үз-үзләренә кул салуга җиткерерлек очраклар теркәлмәгән, әмма ил буенча мондый фактлар ешая бара. Әлеге  проблема массакүләм мәгълүмат чараларында күп чагылдырыла», – диде Рөстәм Миңнеханов.

Билгеләп үтелгәнчә, проблема – гади түгел, комплекслы алымнарны таләп итә, моңа әлеге куркынычның асылын аңлату рәвешендә балалар һәм ата-аналар белән эшләү керә.       

Балаларның иминлеген тәэмин итү безнең өчен аеруча өстенлекле гамәл булырга тиеш, дип белдерде Рөстәм Миңнеханов. 

Мәгълүмат тирәлегендәге мондый хокук бозулар тора-бара тирәнәергә дә мөмкин, диде Рөстәм Миңнеханов.   

«Традицион институтлар – гаилә һәм мәктәп кебек өстенлекләр хәзер интернет һәм социаль челтәргә күчә бара. Балалар анда аралашалар, әмма балалар кайбер нәрсәләрне үзләренчә аңлыйлар, бу – алар өчен зур куркыныч. Бу проблема безнең җитдилекне таләп итә, моңа балаларга һәм ата-аналарга аңлату эше һәм балалар холкында үз-үзеңә кул салуны профилактикалау керә», - диде Рөстәм Миңнеханов.

Рөстәм Миңнеханов фикеренчә, бу мәсьәләләрне хәл итү тыю чараларыннан гына тормаска тиеш, гамәлдәге законнарга үзгәрешләр дә кертелергә тиеш. Хәзерге вакытта без бу проблемаларны хәл итү буенча Россия Федерациясе Дәүләт Думасына тәкъдимнәр әзерлибез.   

Балаларның Интернет челтәрендәге мәгълүмати иминлеген тәэмин итү турындагы нотык белән Татарстан Республикасында Бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Гүзәл Удачина чыгыш ясады.   

Гүзәл Удачина имин интернет-тирәлек булдыру буенча чит илләр тәҗрибәсе  турында да сөйләде.  

Гүзәл Удачина хәбәр иткәнчә, бу җәһәттән системалы эшне оештыру өчен Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты тарафыннан 2017-2019 елларга балаларның медиа иминлеген тәэмин итү буенча план проекты («юл картасы») һәм аны гамәлгә ашыру механизмы тәкъдим ителде.  

Интернет челтәрендә тыелган аралашулар барлыкка килгән очракта, оперативлыкны арттыруга юнәлгән хезмәттәшлекне оештыру буенча дәүләт хакимияте органнарына һәм хокук саклау органнарына тиешле күрсәтмәләр бирелде.  

Утырыш барышында балалар өчен ял итү, спорт һәм мәдәният объектларына керү мөмкинлекләрен арттыру буенча өстәмә чаралар кирәклеге дә ассызыкланды.  

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов 2017-2019 елларга балаларның медиа иминлеген тәэмин итү буенча план проектын («юл картасы»)н расларга һәм аны гамәлгә ашыру механизмын тәкъдим итәргә кушты. Ул шулай ук Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгына – Педагоглар-психологларның эксперт советының бөтен мөмкинлекләрен файдаланырга, ә «Татмедиа»га челтәрдә тыелган контентларны туктатырга, мәгълүмат тирәлегенең балаларга һәм яшүсмерләргә деструктив йогынтысына каршы торырлык чаралар күрергә кушты.

Бу хәлләр турында борчылуын Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе РТ Минтимер Шәймиев тә белдерде.

Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин шулай ук билгеләп үткәнчә, яшьләрне тәрбияләү буенча превентив чаралар күрергә кирәк.  


ТР Президенты Матбугат хезмәте, Елена Бритвина.