Татарстанлылар салым декларациясен интернеттан тапшыра ала

11.04.2017

Салым декларациясен Татарстан халкы өйдән чыкмыйча гына бирә ала. Моның өчен Россия федераль салым хезмәте сайтында "Физик затлар өчен салым түләүченең шәхси кабинеты "ннан файдаланырга мөмкин.

"Сервис ярдәмендә НДФЛ салым декларациясен интерактив режимда тутырып була. Электрон имза куелган декларация салым органына җибәрелә һәм аның статусын карап тору өчен ачык кала", – дип сөйләде ТР Министрлар Кабинетында узган брифингта республиканың Федераль салым хезмәте идарәсе җитәкчесе Марат Сафиуллин.

Эксперт билгеләп үткәнчә, бу көннәрдә республиканың барлык салым инспекцияләрендә Татарстанда яшәүчеләр өчен "Ачык ишекләр көне" уздырылачак.

 Очрашулар 14 апрельдә – 9.00-20.00 сәгатьләрдә, 15 апрельдә 10.00-15.00 сәгатьләрдә үткәрелә. Бу көннәрдә кунаклар үзләрен кызыксындырган сорауларга җавап таба алачак. Аерым алганда, кемгә декларация тапшырырга кирәк, бланкны ничек итеп дөрес тутырырга,  декларацияне ничек тапшырырга, сайтта салым хезмәтенең тагын кайсы электрон сервисларыннан файдаланырга була дигән сораулар каралачак.

Салым хезмәте белгечләре салым буенча бурычлар яки арттырып түләү турындагы мәгълүматны да җиткерәчәк. Физик затларга салым түләү буенча консультация түбәндәге бердәм телефон аша үткәрелә: 8-800-222-2-222.

2017 елгы декларация кампаниясе Татарстанда 9 гыйнвардан 2 майга кадәр узачак. Бу вакыт эчендә республикада яшәүчеләр үзләренең керемнәре хакында хисап бирергә тиешләр. Апрель башына Татарстанның салым хезмәтенә 153 мең салым декларациясе бирелгән.

 


“Татар-информ” МА