Рөстәм Миңнеханов Латвиянең Россиядәге Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле Илчесе Астра Курме белән очрашты

05.04.2017

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Латвия Республикасының Россия Федерациясендәге Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле Илчесе Астра Курме белән очрашты.

Очрашу Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узды.

Искәртәбез, Астра Курме Казанга «Казан – Рига» (Air Baltic компаниясе) турыдан-туры авиарейсын тәкъдир итүдә катнашу өчен килгән. Моннан тыш, бүген Туризм буенча Татарстан Республикасы Дәүләт комитеты, Air Baltic авиакомпаниясе һәм «Казан» халыкара аэропорты белән бергәләп, Латвиянең туризм мөмкинлекләрен, шул исәптән Рига һәм Юрмала шәһәрләрен тәкъдир итте.

Очрашуда Рөстәм Миңнеханов яңа «Казан – Рига» авиарейсын ачуны уңай бәяләде. Аның сүзләренчә, бу туристлар агымын арттырачак, шулай ук эшлекле багланышларны үстерергә ярдәм итәчәк.   

«Турыдан-туры һава юллары булу – һәрчак туризм тармагы өчен стимул булачак, - диде Рөстәм Миңнеханов. – Бу шул ягы белән дә кызыклы, Рига аша Европа буенча хәрәкәтләнгәндә логистика корырга мөмкин, бу уңайлы да, нәтиҗәле дә».  

Үз чиратында Астра Курме искәрткәнчә, ул Казанда былтыр 24-26 апрельдә булган. Ул чакта Латвия эшкуарлары (Riga Container Terminal, Systems Terminal, A&A Logistic и Grācija Rim компанияләре) Латвия белән Татарстан арасында икътисадый хезмәттәшлекнең перспективалары турында фикер алышканнар.


ТР Президенты Матбугат хезмәте, Елена Бритвина.