Татарстан Республикасында 1 апрельдән санитар-экологик икеайлык башлана

28.03.2017

Татарстанда законсыз чүплекләр турында хәбәр итүчеләргә 1,5 мең сум акча түләнәчәк. Бу хакта бүген Татарстанның Министрлар Кабинетында узган брифингта Татарстанның экология һәм табигый байлыклар министры Фәрит Габделганиев хәбәр итте.

“Һәр хәбәр – табылган гаепле кеше ул. Табигатьне саклау өлкәсендә закон бозулар турында мәгълүмат өчен акча түләү программасы үз нәтиҗәлелеген раслады. Башка төбәкләрдән коллегаларым, моның файдасы бармы соң, дип кызыксына. Ә чынлыкта, нәтиҗәсе бик зур, быел 1,5 мең сум түләнәчәк”, - дип белдерде министр. Ул законсыз чүп-чар калдыклары өемнәре турында “Халык контроле”нә хәбәр итәргә мөмкин булуын әйтте. Элек мондый мәгълүмат өчен 1 мең сум акча түләнгән.

Фәрит Габделганиев  кайбер зур күләмдәге штрафка тартылучыларның  эше судта каралуын билгеләп узды. Әле үткән атнада гына суд министрлык файдасына хөкем чыгарган: юридик зат, чүпне тиешсез урынга чыгарып ташлаган өчен, 100 мең сум күләмендә штрафка тартылган.

Фәрит Габделганиев #эковызовпринят яңа акциясе старт алуы турында да хәбәр итте. Санитар-экологик икеайлык барышын социаль челтәрләрдә күзәтеп барырга мөмкин. Барлык яңалыклар, фото һәм видео #ЭКОвесна2017 хештэгы белән урнаштырыла. “#эковызовпринят яңа акциясе башлана. Территорияне чистарту буенча шимбә өмәсендә яки экологик акциядә катнашырга һәм шушы хэштег белән социаль челтәрдә фото куярга кирәк булачак”, - диде ул. Гомумән алганда, министр әйтүенчә, гражданнарны кабул итүдә дә халыкның активлыгы күренә. “Халык белән бер очрашу да тәкъдимнәрсез узмый. Халыктан кайтаваз ишетелү сөендерә”, - ди ул.

Министр санкцияләнмәгән чүплекләрне ачыклау эшендә видеокамералар да ярдәмгә килүен әйтте. “Һәр квадрат метр җиргә инспектор куеп булмый, шуңа күрә электрон булышчылар кирәк. Автоном видеокамераларны даими рәвештә чүп өемнәре ачыклана торган урыннарга куябыз. Алар чүп китереп ташлаган автотранспортның дәүләт номерын терки”, - ди ул. Аның сүзләренчә, камералар сулыкларга пычрак сулар агызу урыннарына да куела. Карьерлардан законсыз файдалануны кисәтү өчен дә камералар кулланыла.

Брифинг барышында Фәрит Габделганиев 2016 елда санитар-экологик икеайлыкны уңышлы тәмамлаган 20 районны билгеләп узды. Алар арасында Балык Бистәсе, Саба, Спас, Теләче, Апас, Тәтеш, Кама Тамагы, Азнакай, Ютазы, Буа, Нурлат, Яшел Үзән, Әлмәт, Алабуга, Сарман, Түбән Кама, Мөслим, Арча, Балтач, Кайбыч, Актаныш районнары бар. “Иң яхшы муниципаль берәмлек” конкурсы да нәтиҗәле булды. Районнар арасындагы ярышлар аларның эшләрен активлаштырды. Быел да конкурс дәвам итәчәк”, - дип белдерде министр.

 


“Татар –информ” МА, ТР Экология һәм табигый байлыклар министрлыгы сайты материаллары файдаланылды.