Рөстәм Миңнеханов Кабарда-Балкар Республикасы Башлыгы Юрий Коков белән очрашты

23.03.2017

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Кабарда-Балкар Республикасы Башлыгы Юрий Коков белән очрашты. Очрашу Казан  Кремлендә Татарстан Республикасы Президенты Резиденциясендә узды. 

Очрашу кысаларында Рөстәм Миңнеханов һәм Юрий Коков төбәкара сәүдә-икътисадый хезмәттәшлекне киләчәктә үстерү мәсьәләләре, гуманитар өлкәдә багланышларны ныгыту һәм уртак проектларны гамәлгә ашыру перспективалары турында фикер алыштылар.  

Казанга Юрий Коков бүген иртән килде. Төшкә хәтле ул шәһәрнең спорт объектларында булды. Аны ТР Президенты Аппараты Җитәкчесе Әсгать Сәфәров, Татарстан Республикасы буенча эчке эшләр министры Артём Хохорин һәм «Спорт һәм социаль проектлар дирекциясе» КАБО генераль директоры Азат Кадыйров озата йөрде. 

Аннары Кабарда-Балкар Башлыгы «Кидспейс» балалар өчен һөнәрләр тематик паркында булды.

Төштән соң Юрий Коков Россия-Кытай Эшлекле Форумының һәм "Единая Россия" партиясе – Кытай Коммунистлар партиясе» партияара диалогының пленар утырышында катнашты. 


ТР Президенты Матбугат хезмәте, Булат Низамиев.