Рөстәм Миңнеханов Халыкара хатын-кызлар көне алдыннан республиканың транспорт тармагы хатын-кызлары белән очрашты

06.03.2017

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Халыкара хатын-кызлар көне уңаеннан "Метроэлектротранс" МУП коллективы хатын-кызлары белән очрашты. Автодром территориясенә килгәч (Казан, Оренбург тракты ур, 17),

ТР Президенты "Метроэлектротранс" предприятиесе оештырган "Авто-леди" хатын-кызлар арасында автомобиль йөртү осталыгы конкурсында җиңүчеләрне бүләкләде. 

Шуннан Татарстан Президенты электродепоның җитештерү-көндәлек корпусына юнәлде. Аны "Метроэлектротранс" МУП генераль директоры Әсфән Галәвов озата йөрде. Рөстәм Миңнеханов машина-авария бүлеген, электропоездлар цехын, ремонт цехын, предприятиенең укыту үзәген карады. 

Очрашуны башлап Рөстәм Миңнеханов "Метроэлектротранс" предприятиесенең җиһазланышын һәм хезмәткәрләр эшен югары бәяләде. 

"Диагностика, ремонт барышы, энергия саклау технологияләрен кертү сездә ничек оештырылган! Бу системалы эш, һәм ул җимешләр бирә, - диде ТР Президенты. - Бүген сезгә пассажирлар агымының 26 % туры килә. Бу гаять зур сан. Биредә берәр тоткарлык килеп чыкса, шәһәрдә ни булуын күз алдына китерү дә авыр". 

Рөстәм Миңнеханов транспорт инфраструктурасының хатын-кыз хезмәткәрләре зур күләмдә социаль яктан әһәмиятле бурычларны башкаралар. 

"Безнең сезгә рәхмәт әйтәсебез килә. Эштән ары сезнең әле гаиләләрегез бар, ирләрегез, балаларыгыз - күп эш һәм сез булдырасыз. Минемчә, кайдадыр нидер килеп чыкмый икән, бу эшне хатын-кызга кушырга кирәк. Ул да булдырмаса, бу башкарыла алмый торган эш", - диде ТР Прпезиденты. 

"Метроэлектротранс" һөнәри берлеге рәисе хәбәр иткәнчә, предприятиенең 60 %тан артык хезмәткәре - хатын-кызлар (2200 кеше). Ул шулай ук Рөстәм Миңнехановка МУП гә яңа техника алуда ярдәме өчен рәхмәт җиткерде: "Бу кадәр яңа техника бер төбәктә дә алынмый. Соңгы ике елда сезнең ярдәм белән без 70 яңа тролейбус һәм 22 трамвай ала алдык. Бу пассажирлар өчен дә, хезмәткәрләр өчен дә зур шатлык". 

Предприятие хезмәткәрләре спорт мәйданчыкларын төзекләндерүдә ярдәм сорады. Рөстәм Миңнеханов әлеге объектны республика программасына кушырга йөкләде. 

Чарада транспорт өлкәсенә тормышларының 30 елдан артык гомерен багышлаган хатын-кызларны зурладыларю Татарстан Президенты сүзләренчә, андый хезмәткәрләрне яшь буынга үрнәк итәргә кирәк. Ул шулай ук белдергәнчә, киләчәктә маршрут транспортын йөртүчеләр дә, кондукторлар да эшсез утырмый. 

Рөстәм Миңнехановтан 8 март бәйрәмен якыннары белән ничек бәйрәм итәчәге турында сорадылар. "Мин һәрвакыт әниемнең хәлен белергә, котларга тырышам. Бу юлы, барып булмый, командировкага китәм. Әмма барыбер әнине дә, хатынымны да котлыйм. Бу бик матур яз бәйрәме, аларны шатландырасы килә", - дип билгеләде ТР Президенты. 

Ахырда Рөстәм Миңнеханов транспорт тармагының алдынгы хатын-кыз хезмәткәрләренә Татарстан Республикасы дәүләт бүләкләрен тапшырды. 


ТР Президенты Матбугат хезмәте. Булат Низамиев