Рөстәм Миңнеханов Татарстан укучыларына экология өлкәсендә тәрбия бирүне арттырырга кирәклеген белдерде

01.03.2017

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Казанның 3 нче гимназиясендә "Экология дәресе" республика акциясе кысаларында үткәрелгән экология буенча ачык дәрестә катнашты.

Чарада шулай ук Табигатьттән файдалану өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт җитәкчесе Артем Сидоров, Татарстанның экология һәм табигый байлыклар министры Фәрит Габделганиев, Татарстан Премьер-министры урынбасары - мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов, Казан мэры Илсур Метшин катнашты. 

Сәламләү сүзендә Рөстәм Миңнеханов Татарстан укучыларына экология өлкәсендә тәрбия бирүне арттырырга кирәклеген ассызыклады. 

Рөстәм Миңнеханов укучылар ясаган докладларны югары бәяләп: “Миңа барлык мәсьәләләр буенча профессиональ дәрәҗәдә фикер йөртүегез ошый. Элегрәк бик күп хаталар эшләнде, күп әйбер кулдан ычкындырылды. Шәһәр, яңа производство объектлары төзелешендә дә экологик аспектлар исәпкә алынмаган, - диде. – Яшәү тирәлеге – тормыш сыйфаты нигезе. Әгәр әйләнә-тирә мохит тиешле таләпләргә җавап бирмәсә, медицина да, спорт та коткара алмаячак. Һава, су, яшеллек – болар барысы да мөһим дип саныйм. Бу мәсьәләләргә игътибарны балачактан тәрбияләргә кирәк. Укытучыларыгыз, базагыз да яхшы”, - дип ул бу гимназиянең 91 елдан бирле экология темасы белән шөгыльләнүен шәрехләде. Президент фикеренчә, мондый махсуслаштырылган үзәкләрне үрнәк итеп алу, аларның тәҗрибәсен өйрәнү, аларга таяну зарур. “Әгәр мәктәп баскычыннан башламасак, теге яки белгечлек буенча компетенцияләрне югары уку йортында гына үзләштерү авыр булачак”, - дип саный ул.

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Казанда чүп яндыру заводы төзүгә карата үз фикерен җиткерде. 

“Хәзер бездә чүп яндыру заводы төзелеше мәсьәләсе буенча фикер алышу бара. Аны һаваны пычратачак объект димәкче булалар. Ничек алай булсын инде?! Без бит, киресенчә, чүпне үтильләштерү буенча заманча завод төзергә телибез”, - дип белдерде Рөстәм Миңнеханов. Ул Россия делегациясе составында Токиога барганнарын һәм анда читтә түгел, ә шәһәрнең үзендә 21 чүп яндыру заводы булуын әйтте. Президент анда экологик вазгыять яхшырак булуын, һавага бүлеп чыгарылучы зарарлы матдәләр булмавын билгеләп узды .

Укучыларга мөрәҗәгать итеп, Рөстәм Миңнеханов: “Сез бүген яңгыраткан мәсьәләләр бик мөһим, чөнки без зур сәнәгатьле, нефть химиясе үсеш алган республика. Элек экология соравы соңгы урында иде, бүген ул алгы планга чыкты”, - диде һәм предприятиеләрнең дә зарарлы калдыклар күләме һәм башкалар буенча барлык таләпләрне үтәргә тиешлеген ассызыклады.


"Татар-Информ" МА материаллары буенча