Минтимер Шәймиев Наина Ельцина белән очрашты

25.02.2017

Бүген Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев Россиянең беренче Президенты Борис Ельцинның хатыны Наина Ельцина һәм кызы Татьяна Юмашева белән очрашты.

Алар Казанга традицион “Ельцин кубогы 2017” халыкара теннис турниры ярышларын карарга килделәр.

Очрашуда үзенең хатыны белән Казан мэры Илсур Метшин,  Россия Теннис федерациясе президенты Шамил Тарпищев, “Б.Н. Ельцинның президент үзәге” фондының идарә әгьзасы, РФ Президентының элеккеге киңәшчесе Владимир Шевченко, Валентин Юмашев катнашты.

Халыкара теннис турниры 18-26 февральдә Казан Теннис академиясендә уза.

Наина Ельцина, Татьяна һәм Валентин Юмашевлар парлы разрядтагы финал матчларын карадылар. Кунаклар шулай ук Казан Богородицский ирләр монастыренда һәм “Казан панорамасы” күргәзмә комплексында булдылар.

Наина Ельцина Казан һәм турнир турындагы тәэсирләре белән уртаклашты.

“Казан аэропортына килеп төшүгә күңелләр күтәрелеп китә. Һәрвакыт казанлыларның киң күңеллелеге гаҗәпләндерә. Мин бу Халыкара теннис турнирына инде җиденче тапкыр киләм. Турнирның географиясе дә киңәя бара, быел анда 14 дәүләттән вәкилләр катнаша. Бик матур һәм дөрес уйныйлар. Турнирның оештырылуы да бик югары дәрәҗәдә. Әлбәттә, монда җитәкчеләрнең тырышлыгы күренә. Борис Николаевичны искә алып, хөрмәтләүләре шатландыра. Татарстанда спортка зур игътибар бирүләре шулай ук сөендерә. Бу – милләтнең сәламәтлеге. Башка төбәкләр өчен бик яхшы үрнәк. Татарстан – шулай дәвам итегез!”, - диде ул.

 


ТР Президенты матбугат хезмәте