Рөстәм Миңнеханов Сяосян-Идел авыл хуҗалыгы паркын төзү мәсьәләләре турында фикер алышты

23.02.2017

Кытай Халык Республикасының Хунань провинциясендәге Чанша шәһәренә эш сәфәре кысаларында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов «Сяосян-Идел авыл хуҗалыгы паркы» уртак инвестицион  проектын гамәлгә ашыруда катнашучылар белән очрашты.  
Хунань провинциясе белән сәүдә-икътисадый, фәнни-техник хезмәттәшлекне үстерү максатларында Хунань провинциясе белән бергәләп Татарстан Республикасында «Сяосян-Идел авыл хуҗалыгы паркы»ның беренче этабын төзү проекты эшләнде. Аның куәте елына 300 мең тонна үсемлекчелек продукциясен биоэшкәртү булачак һәм 200 төрдә экологик чиста туклану продукты һәм фармацевтика, косметология өчен чимал чыгарылачак. Проектның барлык хакы 210 млн. доллардан артыграк булачак, бу проектны гамәлгә ашыруда Кытай партнерларыннан гайре, Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасы инвесторлары да катнашырга ниятли.
Бүгенге очрашуда яклар проектның «юл картасын» булдыру турында сөйләштеләр. Шулай ук проектны алып бару өчен ике яктан да җаваплыларны билгеләделәр. Инвесторлар билгеләп үткәнчә, хәзер Татарстан Республикасы Хөкүмәте ягыннан тиешле коммуникацияләрне уздыру өчен ярдәм кирәк. Татарстан Республикасы Президенты бу эшне шәхси контроленә алырга вәгъдә итте.  
Хәзерге вакытта инвестицион проектка дип Лаеш районында 100 га җир кишәрлеге бүлеп бирелгән, «Ефәк юлы»ннан (4 км) һәм Кама елгысыннан (2 км) ерак түгел.
Кытай ягыннан проект инвесторлары: «Хунань-Сянто» корпорациясе,  «Дахань Цзяньцзи» корпорациясе, «Синьда Чжинэн» корпорациясе,    «Чжунли» корпорациясе, «Ихуа» Чанша газсыман продукциясе компаниясе, «Лунпин Хайтэк» акционер авыл хуҗалыгы компаниясе һәм Сәүдә-сәнәгать  банкының Хунань филиалы. Татарстан Республикасы ягыннан проект инициаторы – «Агросервис» ФҖБ.


ТР Президенты Матбугат хезмәте