Татарстан Республикасы Президенты Кытай Халык Республикасына эш сәфәре кыла

23.02.2017

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов эш сәфәре белән Кытай Халык Республикасының Хунань провинциясендәге Чанша шәһәренә килде. Татарстан Республикасы Президентын аэропортта Хунань провинциясе Халык хөкүмәтенең Чит илләр һәм эмиграцион эшләр канцеляриясе башлыгы Сяо Байлин ханым һәм башка рәсми затлар каршы алды.  
Бер көнлек эш сәфәре кысаларында Татарстан Республикасы Президенты Хунань провинциясе Губернаторы Сюй Дачжэ һәм Кытай Коммунистлар Партиясенең Хунань провинциясе комитеты Секретаре Ду Цзяхао белән очрашачак, Татарстан-Кытай эшлекле форумында катнашачак һәм «Сяосян-Идел авыл хуҗалыгы паркы» проектын гамәлгә ашыруда катнашучылар белән очрашу уздырачак. Моннан тыш, Татарстан Республикасы Президенты  Хунань провинциясенең эре җитештерү компанияләрендә булырга җыена.
Татарстан Республикасы делегациясе составында Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Альберт Кәримов һәм Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары-Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов, Татарстан Республикасы Президентының халыкара мәсьәләләр буенча киңәшчесе Радик Гыйматдинов, Татарстан Республикасы Инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина, Туризм буенча Татарстан Республикасы Дәүләт комитеты рәисе Сергей Иванов, Лаеш районы башлыгы Михаил Афанасьев, Татарстан Республикасының Кытай Халык Республикасындагы сәүдә-икътисад вәкиле Марсель Гыйләҗев, "Алабуга" СҖТ МИЗ" ААҖ генераль директоры Тимур Шаһивәлиев, «АК БАРС» Банк ГАҖ Идарәсе рәисе Зөфәр Гәрәев, «Агросервис» ФҖБ Директорлар советы рәисе Нияз Хисмәтов һәм башкалар.


ТР Президенты Матбугат хезмәте