Рөстәм Миңнеханов Бәһрәйнгә эш визиты белән килде

20.02.2017

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов эш визиты белән Бәһрәйн Корольлегенең Манама шәһәренә килде. "Бәһрәйн" халыкара аэропортында аны Россиянең Бәһрәйндәге Гадәттән тыш һәм тулы вәкаләтле илчесе Вакыйф Гәрәев белән шәйх Хәмәд бән Ибраһим Әл Хәлифә каршы алды.

Иртәгә, 2017 елның 21 февралендә, РФ Сәнәгать һәм сәүдә министры Денис Мантуров җитәкчелегендәге делегация составында ТР Президенты берничә рәсми чарада катнашачак. Аерым алганда, Бәһрәйн Короле, илнең Премьер-министры Хәлиф Әл Хәлифә,  Бәһрәйн Корольлегенең варис-шаһзадәсе Салман Әл Хәлифә һәм башка рәсми затлар белән очрашулар каралган.

Шулай ук эш программасында Рөстәм Миңнехановның Россия-Бәһрәйн Хөкүмәтара сәүдә-икътисад һәм фәнни-техник хезмәттәшлек комиссиясенең беренче утырышында катнашуы бар. 

Бүген исә Манамага килү белән Рөстәм Миңнеханов Россия рәссамы Никас Сафроновның рәсемнәре күргәзмәсендә булды. Анда танылган авторның Көнчыгыш һәм Көнбатыш темасына багышланган дистәләгән эше тәкъдим ителгән.


ТР Президенты Матбугат хезмәте. Булат Низамиев