Рөстәм Миңнеханов ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы коллегиясендә язгы чәчү эшләрен ягулык белән тәэмин иткән өчен компанияләргә алдан ук рәхмәт белдерде һәм 2017 елга АСК тармагы бурычларын билгеләде

15.02.2017

Язгы кыр эшләренә әзерлек кысаларында Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы предприятиеләрен язгы чәчү эшләрен уздыру өчен банклар, кредит оешмалары тарафыннан акчалар белән тәэмин итү эшен активлаштырырга кирәк. 

Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының йомгаклау коллегиясендә хәбәр итте.  

Коллегия утырышы «Казан ярминкәсе» күргәзмә үзәгендә узды, төп нотык белән Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары-Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов чыгыш ясады. Коллгеия эшендә шулай ук Татарстан Республикасы Муниципаль берәмлекләр советы рәисе Минсәгыйт Шакиров, Татарстан Республикасы буенча Баш федераль инспектор Ренат Тимерҗанов һәм башкалар катнашты.

«Безгә банкалр белән эшне активлаштырырга кирәк, бу кредитлауда мөһим этап, – диде Рөстәм Миңнеханов. – Безнең алда бик җитди мәсьәләләр тора. Игенчелектә кимендә 4,5 млн. тонна бөртек, 2,5 млн. тонна шикәр чөгендере алырга җыенабыз, якын киләчәктә шикәр чөгендере уңышын 3 млн. тоннага җиткерергә ниятлибез. 2016 елда орлык кукуруза 350 мең тонна иде, әмма без чынлыкта 1 млн. тонна җитештерә алабыз».

Татарстан Республикасы Президенты исәпләвенчә, фәнни эшләнмәләргә һәм шул исәптән Татарстан югары уку йортлары да тәкъдим иткән заманча технологияләргә таянырга кирәк.     

«Әлбәттә иң җитди мәсьәләләрнең берсе – минераль ашламалар куллану, – диде Рөстәм Миңнеханов. – Без бюджет  аша алына торган ашламалар күләмен генә көтсәк, бу җитәрлек булмас иде. Базис планкасы – гектарына 65 кг тәэсир итүче матдә».

Терлекчелек турында Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, монда төп бурыч – терлекләрнең баш санын һәм продуктлылыгын арттыру.

«2016 ел йомгаклары буенча республиканың 14 районы мөгезле эре терлекнең баш санын киметкән, – диде Рөстәм Миңнеханов.– Унбер район сөт саву күләмен киметкән. Районнар арасында бу күрсәткеч буенча аерма ике ярым мәртәбәгә җитә».

Рөстәм Миңнеханов шәхси хуҗалыкларда терлекләрнең баш санын саклап калуга аерым игътибар бирде. Ул районнар башлыкларын бу мәсьәләгә аеруча игътибар итәргә һәм гаилә фермаларына, шәхси хуҗалыкларга һәм  мини-фермаларга мөмкин кадәр ярдәм күрсәтергә өндәде.   

Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, бүген йомык цикл җитештерүләре,  кооперативлар булдыру буенча фикерләр күп, һәм бу хәрәкәткә ярдәм күрсәтергә кирәк дип мөрәҗәгать итте ул Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтовка.   

Аннары ул билгеләп үткәнчә, республикада авыл хуҗалыгы предприятиеләрен авыл хуҗалыгы техникасы һәм җайланмалар сатып алу буенча субсидияләү дәвам итә.  

Язгы чәчү кампаниясен башкару өчен авыл хуҗалыгы предприятиеләренә ягулык кирәк булачак. «Ягулык – төп мәсьәлә, – диде Рөстәм Миңнеханов. – Ел саен без «ТАИФ» компанияләр төркеменә һәм «Татнефть»кә мөрәҗәгать итәбез. Бүген база бәяләре билгеләнә».

АСК тармагы өчен кадрлар әзерләү мәсьәләсе турында сөйләгәндә, Рөстәм Миңнеханов хәбәр иткәнчә, Квалификация арттыру институты базасында Корпоратив университет булдыру зарурияте бар.  

Рөстәм Миңнеханов шулай ук ваклап сату челтәрләре эшенә, аларның авыл хуҗалыгы предприятиеләре белән хезмәттәшлегенә дә тукталды.

Ул шулай ук сәүдә итүнең яңа рәвешләрен, шул исәптән интернет-сәүдәне оештырырга өндәде.  

«Электрон сәүдә итү рәвешләре буенча авыл кешеләренең потенциалын кулланырга кирәк, – диде Рөстәм Миңнеханов. – Бу бер кайда да юк, ә фермерларның сөт продуктлары сыйфатлы, бу – югары маржиналь продукт, һәм бу мәсьәләне карауны үтенәм».

Рөстәм Миңнеханов коллегия барышында авыл хуҗалыгы ярминкәләре уздыруда катнашучы муниципаль районнарга рәхмәт белдерде. «Бу – җитди ярдәм, безнең халыкка булышу, сыйфатлы туклану продуктлары белән тәэмин итү», – диде Татарстан Президенты.


ТР Президенты Матбугат хезмәте, Елена Бритвина.