Рөстәм Миңнеханов: Татарстанның икътисадтагы уңышы барлык тармакларда да эшләүче безнең кешеләр, белгечләр тарафыннан булдырыла

09.02.2017

Татарстан Республикасы икенче ел рәттән Төбәкләрнең инвестицион климатының илкүләм рейтингында беренче урынны яулый, һәм без киләчәктә дә бизнес алып бару өчен уңай шартлар тудыру, иң яхшы практикаларны һәм бөтендөнья тәҗрибәсен гамәлгә кертү буенча максатчан эшебезне дәвам итәчәкбез. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасы Икътисад министрылыгы һәм Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы йомгак коллегияләренең уртак утырышында хәбәр итте.     Чара «УНИКС» КФУ КСК мәйданчыгында узды һәм «Предприятиеләрне инновацион үстерү – Татарстан Республикасы икътисадының конкуренциягә сәләтен арттыру нигезе» темасына багышланды.

Чыгышын башлап, Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасы сәнәгать предприятиеләренең «УНИКС» КСК холлында тәкъдим ителгән экспозициясенә уңай бәя бирде.

«Татарстан Республикасы сәнәгать предприятиеләренең продукцияләренең бүгенге күргәзмәсе, шулай ук Казан федераль университеты бизнеска ярдәм өчен тәкъдим иткән эшләнмәләр – болар бар да импортка юнәлешле продукция җитештерү буенча хезмәт коллективларының зур эш нәтиҗәсе. Һәм без аларга Татарстанның гражданнарының тормыш дәрәҗәсен яхшыртуга юнәлгән күп кенә бурычларын хәл итүдә керткән өлешләре өчен рәхмәт белдерәбез», – диде Рөстәм Миңнеханов.

Аның фикеренчә, төп бурыч – республиканың булган сәнәгать потенциалын саклап калу.

«Без хәзерге заман критерийларына туры килмәсәк, булган сәнәгать потенциалын саклап кала алмаячакбыз, - диде ул. - Республика бүген – илнең сәнәгать ягыннан иң куәтле төбәкләреннән берсе, 2016 ел йомгаклары буенча сәнәгать җитештерүе күләме – 1 трлн. 966 млрд. сум».

«Безнең нефть эшкәртүдә перспективаларыбыз зур, – диде Татарстан Республикасы Президенты. - Без 6 млн. тонналык нефть эшкәртү комплексын төзеп бетереп киләбез».

«Без югары технологияле җитештерүләр булдырырга, белем бирү үзәкләребез өлешендә җитди эш алып барырга тиеш, югары белем, урта һөнәри белем өлкәсендә дә», – диде Рөстәм Миңнеханов.

«Без республика өчен генә эшләмибез, Татарстан – илебездә иң күп салым түләүчеләрнең берсе. Татарстан шулай ук – Идел буе федераль округында иң күп салым түләүче», - диде Рөстәм Миңнеханов.

Рөстәм Миңнеханов сәнәгать предприятиеләре вәкилләренә, шулай ук Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы һәм Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы җитәкчелегенә тырыш хезмәтләре өчен рәхмәт белдерде. Ул шулай ук илебез җитәкчелегенә һәм федераль хөкүмәткә рәхмәтен юллады, алар ярдәменнән башка Татарстан икътисадта һәм сәнәгатьтә мондый уңышларга ирешә алмас иде, диде ул. 


ТР Президенты Матбугат хезмәте, Елена Бритвина.