Рөстәм Миңнеханов: Татарстан Республикасының тотрыклы һәм алга таба үсешенә ГХМ хезмәткәрләре дә җитди өлеш кертә

03.02.2017

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Россия ГХМның Татарстан Республикасы буенча идарәсе һәм Татарстан Республикасы Гражданнар оборонасы һәм гадәттән тыш хәлләр министрлыгы коллегиясенең киңәйтелгән уртак утырышында катнашты.  

Коллегия «2016 елда Татарстан Республикасы гражданнар оборонасы һәм гадәттән тыш хәлләрне кисәтү һәм бетерү ярдәмче территориаль системасы эшчәнлегенә йомгак ясау һәм 2017 елга бурычлар кую» темасына багышланды.

Чарада катнашучыларга ведомствоның 2016 елдагы эшчәнлеге турында видеофильм күрсәттеләр.

Төп нотык белән Татарстан Республикасы гражданнар оборонасы һәм гадәттән тыш хәлләр министры Рафис Хәбибуллин чыгыш ясады. Быелга төп бурычлар арасында ул 2017 елгы Конфедерацияләр Кубогын уздыру һәм 2018 елгы Футбол буенча дөнья чемпионатына әзерлек чорында иминлекне тәэмин итүне; республика халкының һәм территориясенең гадәттән тыш хәлләрдән якланыш дәрәҗәсен арттыруны, янгыннарны һәм алар вакытында кешеләр һәлак булуны киметүне, республика сулыкларында кешеләрнең үз-үзләрен тотышларында культураны арттыруны; янгын куркынычсызлыгы өлкәсендә күзәтчелекнең яңа рәвешләрен һәм алымнарын гамәлгә кертүне атады.

Рафис Хәбибуллин хезмәткәрләрне кыскарту темасын да күтәрде. 2017 ел башланганнан бирле Татарстан Республикасы буенча Федераль янгын хезмәтенең 21 хезмәткәре кыскартылган. 

Министр коллегия барышында Татарстан Республикасы Президентына Тәтеш гражданнарны яклау колледжы базасында ресурс үзәге булдыруда ярдәм күрсәтүен сорап мөрәҗәгать итте.   

2018 елда Казанда «Яшь профессионаллар» илкүләм чемпионаты узачак, ә  2019 елда – WorldSkills дөнья чемпионаты. Республика командасының нигезен Тәтеш гражданнарны яклау колледжы студентлары тәшкил итә, диде  Рафис Хәбибуллин, үткән ел алар Россия күләмендә иң яхшылардан булганнар.

Татарстан Республикасы буенча ГХМ коллегиясендә янгын куркынычсызлыгы тиешенчә хәл ителүче республика районнары да аталды, болар – Бөгелмә, Лаеш, Мамадыш, Чистай һәм Чирмешән мунициципаль районнары.

Үз чиратында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, республика төп социаль-икътисадый күрсәткечләр буенча алдынгы төбәкләр унлыгына керә, үзенә йөкләнгән барлык социаль бурычларны үти.   

«Икътисадта тотрыклы ситуация төп бурычны – гражданнарның тормыш дәрәҗәсен арттыруны хәл итәргә ярдәм итә, – диде ул. – Әлбәттә, Татарстан Республикасының тотрыклы һәм алга таба үсешенә ГХМ хезмәткәрләре дә җитди өлеш кертә. Тулаем алганда, гадәттән тыш хәлләрне кисәтү һәм бетерү системасы үткән ел үзенең мөстәкыйльлеген күрсәтте. Җайга салу органы – Гадәттән тыш хәлләрне кисәтү һәм бетерү һәм янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү комиссиясе дә нәтиҗәле эшләде».

Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, былтыр янгыннар һәм аларда һәлак булганнар саны кимегән. «Һичшиксез, бу сезнең коллектив казанышы. Әмма  куркыныч дәрәҗәсе югары булган зонадагы объектлар аерым игътибар таләп итә. Былтыр күп балалы һәм имин булмаган гаиләләрнең торакларын янгын турында хәбәр итү җайланмалары белән җиһазландыру буенча зур эш башкарылды. Без моның нәтиҗәләрен күрәбез инде!»

Рөстәм Миңнеханов хәбәр иткәнчә, тулаем гражданнар күпләп ял итә торган урыннарның иминлеген тәэмин итү системасы өстәмә чаралар таләп итә. 

Бу эшнең актуальлеге су саклау зоналарын төзекләндерү буенча безнең программаларга бәйле рәвештә арта бара, диде ул.

«Сезнең сулыкларда кешеләрне коткару буенча республика җәмгыятен үстерү тырышлыгыгызны хуплыйм», – дип белдерде ТР Президенты.

«Безне Федераль янгын хезмәтенең шартнамәчел бүлекчәләре белән эшләүгә бәйле мәсьәлә борчый, – диде Рөстәм Миңнеханов. – Республика территориясендә һәм икътисад объектларында янгын куркынычсызлыгы дәрәҗәсен киметергә ярамый. Шәхси составны саклап калу һәм социаль киеренкелекне булдырмау бик мөһим».

Рөстәм Миңнеханов искәрткәнчә, республикада ашыгыч хәбәр итүнең комплекслы системасы эшли, «112 системасы» бик тиз үсә.

Үткән ел республикада бик зур урман янгыннары булганны да искә төшерде Рөстәм Миңнеханов, һәм киләчәктә без элеккегечә үк ГХМ хезмәткәрләренең тырыш һәм бердәм хезмәтенә исәп тотабыз, диде ул.   


ТР Президенты Матбугат хезмәте, Елена Бритвина. "Татар-Информ" МА материаллары кулланылды.