Илдар Халиков: Гражданнарның хокукларын яклау буенча эш формаларын алга таба да камилләштерергә кирәк

31.01.2017

Бүген Татарстанда Кеше хокуклары буенча вәкаләтле Сәрия Сабурская 2016 елда Татарстан Республикасында кеше хокуклары һәм ирекләре үтәлеше турында доклад белән чыгыш ясый.

Казанның "Корстон" комплексында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле каршындагы эксперт советының киңәйтелгән утырышында Татарстан Премьер-министры Илдар Халиков катнаша.

Докладка гражданнарның хезмәт һәм торакка хокуклары, сәламәтлекне саклау һәм медицина ярдәменә хокуклар, инвалидларның, мигрантлар һәм мәҗбүри тоту урыннарында булган затларның хокуклары, гражданнарны сайлау хокуклары үтәлеше турында бүлекләр кертелгән. Республикада кешенең иреге һәм хокуклары үтәлешенә омбудсменга килеп ирешкән мөрәҗәгатьләрне карау нәтиҗәсендә бәя бирелә.

2016 елда кеше хокуклары буенча вәкаләтлегә 3549 мөрәҗәгать килеп ирешкән. Аларның күпчелеге торакка хокукларга һәм торак-коммуналь хуҗалык комплекслы мәсьәләләренә кагылышлы - былтыр 651 мөрәҗәгать. Шулай ук, социаль тәэминат, хокук саклау органнары хезмәткәрләренә шикаятьләр саны зур.

Сәрия Сабурская үзенең  чыгышында социаль ипотека программасы буенча төзелгән торак йортларның сыйфатына карата шикаятьләр килеп ирешүе турында әйтте.

Илдар Халиков фикеренчә, Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык комплексы министрлыгы бу мәсьәләгә игътибарлы булырга тиеш. Ул Татарстан Президентының файдалануга тапшырылган барлык объектларны 30 көн эчендә тикшереп чыгу турында фәрманы булуын билгеләп үтте. “Бу процесс гражданнар мөрәҗәгатеннән соң гына түгел, ә даими булырга тиеш. Бер дә кимчелексез булмас, әмма аларны халык түгел, ә без күрергә тиеш. Һәм бу җитешсезлекләр халык мөрәҗәгате буенча түгел, ә безнең тикшерү нәтиҗәләре буенча төзәтелергә тиеш. Без төзегән бар әйбер дә идеаль булырга тиеш. Күгәрек тә, дефектлар да булырга тиеш түгел”, - дип белдерде Хөкүмәт башлыгы.

Илдар Халиков чыгышында соңгы 2-3 елда сәламәтлек саклау өлкәсендә бик зур эш башкарылуын һәм моның гаепләү характерында булырга тиеш түгеллеген билгеләп үтте. Премьер-министр тәнкыйтьтән бигрәк, яңа стандартлар формалаштыру буенча уртак эшкә йөз тотарга өндәде. Хөкүмәт башлыгы кичектергесез очракларда пациентларны хастаханәләргә кабул итмәү, шулай ук диагностика җайланмаларының озак вакыт төзексез торуы кебек фактларга юл куелырга тиеш түгеллегенә басым ясады.

Сәрия Сабурская шулай ук үзенең докладында, 2016 ел йомгаклары буенча Татарстанда булган 1477 чит ил гражданының административ рәвештә Россиядән чыгарып җибәрелүен билгеләде.

“Бу вакытлы процесс түгел. Бу кешеләрнең күпләре озак вакытлар Татарстанда яшиләр, монда гаиләләре белән күченеп киләләр. Алар шундый ук кешеләр, без аларга закон нигезендә ярдәм итәргә тиеш, әгәр закон бозсалар шулай ук закон нигезендә хәл итәргә тиеш”, - дип өстәде ТР Премьер-министры.

 


“Татар-информ” МА материаллары буенча.