Ленар Сафин 2016 елда Татарстанның юл-транспорт тармагы эше йомгаклары турында сөйләде

27.01.2017

Бүген Түбән Камада Татарстан Республикасы Транспорт һәм юллар хуҗалыгы министрлыгы коллегиясенең күчмә киңәйтелгән утырышы узды, ул 2016 елда республиканың транспорт комплексы эше йомгакларына һәм 2017 елга бурычларына багышланды.   

Коллегия эшендә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Россия Федерациясе Президенты ярдәмчесе Игорь Левитин, Россия Транспорт министры Максим Соколов, Татарстан Республикасы юллар хуҗалыгы һәм транспорт министры Ленар Сафин, Куйбышев тимер юлы – «РЖД» ААҖ филиалы башлыгы Рәшид Сәйбатталов, Татарстан Республикасы буенча Баш федераль инспектор Ренат Тимерҗанов, Түбән Кама мунициципаль районы башлыгы Айдар Метшин һәм башкалар катнашты.    

Коллегия башланганчы, Игорь Левитин, Максим Соколов һәм Рөстәм Миңнеханов «Горэлектротранспорт» предприятиесендә булдылар, анда алар шәһәр җәмәгать электр транспортының яңа модельләре белән таныштылар. Шуннан соң газ-мотор техникасы күргәзмәсен карап чыктылар. 

Нотыгында Ленар Сафин билгеләп үткәнчә, катлаулы хәлләргә карамастан,   һава транспорты өлкәсендә республика уңай нәтиҗәләргә иреште. Республика аэропортларында 2016 елны пассажирлар йөрү буенча үсеш күзәтелә: Казан аэропортында - 7%, Бигештә - 4%, Бөгелмә аэропортында – ике мәртәбә диярлек үсеш.

Барлык аэропортлар да финанс күрсәткечләрен яхшыртканнар. «Казан» халыкара аэропортының көтеләчәк табышы – 233 млн. сум (үткән елның шушы чорына карата үсеш 7 мәртәбә), «Бигеш» - 14 млн. сум (үсеш 3 мәртәбә диярлек), «Бөгелмә» аэропорты - 1,5 млн. сум.    

Министр хәбәр иткәнчә, тимер юлларда пассажирлар йөртүне оештыруга  аерым игътибар бирелә. 2016 елда 6,4 млн. пассажир булган, бу үткән елның шушы чорына карата 9%ка ким. Бу исә былтыр Казандга Су спорт төрләре чемпионатын уздыру чорында поездларда җанатарлар күп килү белән аңлатыла.    

Тимер юл транспортында былтыр йөк ташулар 2,7%ка кимегән (14,8 млн.  тонна). Төп сәбәбе – нефть продуктларын ташуны эчке торбаүткәргечләргә күчерү.   

Быелгы планнарда – «Казан-2» вокзалын һәм «Салават Күпере» ТК тимер юл белән тоташтыру.

«Мәскәү-Казан» ТЙМ төзү проектын гамәлгә ашыру дәвам итә. Үткән ел  «Татинвестгражданпроект» республика территориясе буенча магистральнең линия объектын планлаштыру һәм ызанлау проекты эшләгән.  

Юллар хуҗалыгы темасына күчеп, нотыкчы хәбәр иткәнчә, бүген Татарстанда 3 меңнән артык авыл торак пункты исәпләнә. Шулардан һәр бишенчесе диярлек каты өслекле юлсыз. Быелга бурыч – 27 авылда юллар мәсьәләсен хәл итү, 17се федераль бюджет субсидияләре исәбеннән – 578,7 млн. сумга. 

Ленар Сафин өстенлекле инвестицион проектларга аерым тукталды, шулардан – «Европа-Көнбатыш Кытай» халыкара транспорт коридоры. Бүгенгә «Шәле – Саескан Тавы» автомобиль юлының I чиратын төзү тәмамланган. 


ТР Президенты Матбугат хезмәте, Булат Низамиев.