Илдар Халиков “Татарстан Республикасының иң яхшы товарлары һәм хезмәтләре” конкурсында җиңүчеләргә: конкурста катнашу республика продукциясен эчке һәм тышкы базарга чыгаруга ярдәм итә

24.01.2017

Бүген Казанда  “Татарстанның иң яхшы товарлары һәм хезмәтләре” конкурсында һәм “Россиянең 100 иң яхшы товары” программасы җиңүчеләрен бүләкләделәр.

Бу чара Казан Ратушасында узды, анда ТР Премьер-министры Илдар Халиков катнашты.

Илдар Халиков чараны ачып, Татарстан Хөкүмәте исеменнән һәм шәхсән үз исеменнән барысын да конкурсның уңышлы тәмамлануы белән котлады.

Ул “Россиянең 100 иң яхшы товары” программасының 19 ел инде уңышлы эшләвен билгеләде. Һәм Татарстан бу программаны гамәлгә ашыруда федерация субъектлары арасында лидер санала.

Конкурста катнашу  республика продукциясен һәм күрсәтелүче хезмәтләрен эчке һәм тышкы базарга чыгаруга ярдәм итә, дип белдерде Илдар Халиков.

ТР Премьер-министры шулай ук билгеләгәнчә, ел саен катнашучыларның артуы күзәтелә, аларның географиясе дә киңәя, якынча 70% предприятие үз продукциясенең югары сыйфатлы һәм куркынычсыз булуын раслый. 30% катнашучылар – алар яңа предприятиеләр.

Инновацион эшчәнлекне үстергән өчен “Россиянең 100 иң яхшы товары” һәм “Инновация-2016”  программасы призы белән “ТАИФ-НК” ААҖ бүләкләнде.

Алга таба 2016 елгы “Татарстанның сыйфат лидерлары”н бүләкләү булды.

ТР Премьер-министры урынбасары -ТР сәнәгать һәм сәүдә министры Альберт Кәримов “Татарстанның иң яхшы товарлары һәм хезмәтләре” конкурсында һәм “Россиянең 100 иң яхшы товары” программасы җиңүчеләрен бүләкләде.

 


ТР Президенты матбугат хезмәте, Елена Бритвина.