Илдар Халиков: Татарстанда тотрыклы санитар-эпидемиологик хәлне саклап калу мөмкин булды

24.01.2017

Бүген Казанда Россия кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтенең Татарстан буенча идарәсе коллегиясенең киңәйтелгән утырышы булды.

Коллегия эшендә  Татарстан Премьер-министры Илдар Халиков, Татарстан Дәүләт Советы рәисе урынбасары Юрий Камалтынов,  Россия кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтенең Татарстан буенча идарәсе җитәкчесе Марина Патяшина, ТР сәламәтлек саклау министры Гадел Вафин, ТР буенча баш федераль инспектор Ренат Тимерҗанов катнашты.

Ведомствоның 2016 елдагы эшчәнлек нәтиҗәләре турында Марина Патяшина хәбәр итте. Закон буенча эш итмәгән 14,5 субъект административ җаваплылыкка тартылган. Аларга салынган штрафлар күләме 95,7 миллион сум тәшкил иткән. Чагыштыру өчен: 2015 елда штрафлар суммасы 69,5 миллион сум булган.

Йогышлы авырулар республикада 3,1%ка кимегән. 745 меңнән артык йогышлы авыру очраклары теркәлгән. Аларның төп өлеше, элеккечә, вируслы тын юллары авыруларына һәм грипп авыруына туры килә – 86,4%.

Марина Патяшина халыкны яхшы сыйфатлы эчәргә яраклы су белән тәэмин итү ведомствоның өстенлекле бурычларының берсе булып тора, дип өстәде.

Кулланучылар хокукларын суд буенча яклау эше көчәйтелгән. 93% очракта суд тарафыннан тәкъдим ителгән таләпләр канәгатьләндерелгән, кулланучыларга 14,5 млн сум акча кире кайтарылган.

Илдар Халиков үзенең чыгышында  Россия кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтенең Татарстан буенча идарәсе узган ел республикада тотрыклы санитар-эпидемиологик хәлне саклап кала алды һәм кулланучылар хокукларын яклау буенча чаралар комплексын киңәйтте, дип ассызыклады.

Коллегия азагында Илдар Халиков ведомствоның алдынгы хезмәткәрләренә дәүләт бүләкләрен тапшырды.

 


ТР Президенты матбугат хезмәте, Булат Низамиев.