Илдар Халиков “Татспиртпром” АҖ директорлар советының чираттагы утырышын уздырды

24.10.2016

Бүген Татарстан Республикасы Президенты вазифаларын башкаручы Илдар Халиков “Татспиртпром” АҖ директорлар советының күчмә утырышын уздырды, ул Казан ликер- аракы заводында үтте.

Бу чара башланыр алдыннан Директорлар советы әгъзалары предприятие цехлары буйлап экскурсия ясады.

Утырыш барышында Илдар Халиковны “Татспиртпром”ның эше белән, аерым алганда, яңа ликер-аракы, коньяк һәм шәраб продукциясе эшләнеше һәм куллануга җибәрелүе, булган брендларның редизайны белән таныштырдылар.

Директорлар советы компаниянең продукция сатуга кагылышлы мәсьәләләрен карады. 2016 елның беренче ярты елында “Татспиртпром”сәүдә йорты 9,77 млрд сумлык товар саткан (НДСны исәпкә алмыйча), бу узган елның шушы чорына караганда 64%ка артык. Шуның белән бергә  58% продукция Россия Федерациясе төбәкләрендә сатылган. Гомумән, Татарстан Республикасыннан читтә сату 154%ка арткан.

Утырыш барышында шулай ук чыгымнарны оптимизацияләү, югары нәтиҗәле эш урыннары булдыру мөмкинлеге бирүче техник карарларны гамәлгә кертү мәсьәләләре каралды. Моннан тыш, катнашучылар “Татспиртпром” АҖнең бүлендек компанияләре –“Казан” халыкара ат спорты комплексы һәм “Казан” нәселле ат үрчетү заводы эшчәнлеге турында фикер алыштылар.

 


“Татспиртпром” АҖ матбугат хезмәте