Гадел Вафин: Профессиональ медицина берлеге коррупциянең барлык күренешләренә каршы көрәшергә тиеш

24.10.2016

Бүген Казанда югары медицина технологияләр үзәгендә ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының чираттан тыш  коллегия утырышы узды.

Бу чарада Татарстан Республикасы Президенты вазифаларын башкаручы Илдар Халиков катнашты.

Илдар Халиков утырышны ачып, коллегия сәламәтлек саклау өлкәсендә “көнкүреш” коррупциясен бетерү буенча фикер алышуга багышлана, дип билгеләде.

Аның сүзләренчә, бүген җәмгыять өчен актуаль мәсьәләләр хакында ачык һәм тулысынча фикер алышу һәм аларны чишү юлларын табу мөмкинлеге бар.

Төп докладны ТР сәламәтлек саклау министры Гадел Вафин ясады.

Ул искә төшергәнчә, аерым алганда, Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов 2016 елның 17 октябрендә узган ТРда  Коррупциягә каршы көрәш буенча эшне җайга салу комиссиясе утырышында сәламәтлек саклау өлкәсен - түләүле медицина хезмәтләре күрсәтүне, ришвәтләрне һәм башка коррупция күренешләрен каты тәнкыйтьләде.  

Сәламәтлек саклау һәм социаль тәэмин итү өлкәсендә ачылган җинаятьләрнең ике тапкыр артып китүе әйтелде. Бу антирейтингтагы “лидерлык” безне борчымый кала алмый, – диде ТР сәламәтлек саклау министры, – без медицина ярдәме күрсәтү буенча, көнкүреш коррупциясе барлыкка килә торган идарә итүдәге үзебезнең йомшак урыннарны ачыкларга һәм аны тамырдан бетерү буенча төп юнәлешләрне билгеләргә тиеш.

Утырыш барышында көнкүреш коррупциясенең актуальлеге кимемәве билгеләнде, бу төрле инстанцияләргә гражданнарның мөрәҗәгатьләре саны арта барудан күренә.

Социаль сораштыру нәтиҗәләре буенча, Татарстан Республикасы халыкка медицина ярдәме күрсәтүдән канәгатьлек буенча Идел буе федераль округында икенче урында. Аерым категорияләр буенча тикшеренүләр күрсәткәнчә, поликлиникалар, участок терапевтлары эше һәм белгечлекләр буенча республика җиденче һәм алтынчы урыннарда. “Бу, әлбәттә, Россия округлары күрсәткечләре буенча уртачадан югары, ләкин мондый тикшеренүләрнең әһәмияте дә шунда, без болар буенча кайда игътибар итәргә тиешлеген ачыклыйбыз. Андый урыннарга безнең амбулаторияләр челтәре керә, – дип билгеләде Гадел Вафин. – ТР Хөкүмәте ярдәме белән беренче звено өчен күп эшләнде”.


Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов кушуы буенча республикада “Дустанә поликлиника – Татарстан стандарты” проекты тормышка ашырыла. Проектның төп максаты – һәркемгә тиешле медицина ярдәме күрсәтүне арттыру.

Гадел Вафин түләүле медицина хезмәтләре күрсәтүдә тәртип салырга, сәламәтлек саклау оешмалары җитәкчеләренә түләүле һәм түләүсез күрсәтелүче медицина ярдәме чикләрен билгеләргә кушты.

Ул шулай ук территориаль сәламәтлек саклау җитәкчеләренә массакүләм-мәгълүмат чараларында, җирле телеканалларда чыгыш ясап, бу өлкәнең ачыклыгын күрсәтергә кирәклеген тәкъдим итте.

Гадел Вафин бер атна эчендә пациентлардан мәгълүмат алу өчен адрес һәм телефоннарны ачык кулланырлык итеп урнаштырырга кушты. Ул сәламәтлек саклау өлкәсендә коррупция очракларын ачыклау максатыннан социаль челтәрдә мониторинг булдыруны тәэмин итәргә тәкъдим итте. Аның сүзләренчә, профессиональ медицина берлеге коррупциянең барлык күренешләренә каршы көрәшергә тиеш.  

 


ТР Президенты матбугат хезмәте, Елена Бритвина.