Рөстәм Миңнеханов: Без Тамбов өлкәсе белән тәҗрибә алмашырга әзер

23.08.2016

 Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Тамбов өлкәсе хакимияте башлыгы Александр Никитин белән очрашты. Очрашу Казан Кремлендә үткәрелде.

Тамбов делегациясе Татарстанга алдагы көнне килгән иде. Президент резиденциясенә килеп җиткәндә кунаклар инде КФУның Фундаменталь медицина һәм биология институтының уку-лаборатор корпусында, Медицина фәне үзәгендә һәм IT-паркта булырга өлгергән иде.

“Без сәламәтлек саклау һәм тулаем медицина өлкәсендәге инновацион проектлар белән танышырга өлгердек. Аларга монда гына түгел, ил күләмендә дә ихтыяҗ зур. Аларга халыкара дәрәҗәдә дә ихтыяҗ бар, - дигән фикердә Александр Никитин. - Биредә әлеге башлангычларга ярдәм бар һәм шуңа аның нәтиҗәсе дә күренә. IT-паркта булгач, һич тә битараф калырлык түгел. Бу, мөгаен, илдә иң шәп технопарктыр! Ә анда эшләүче кешеләр – иң төп казаныш һәм уңыш факторы. Бу эшчәнлек буенча без күп нәрсәне белдек”, - диде ул хис-тойгыларын уртаклашып.

Бу уңайдан әйтк, Тамбов өлкәсендә шундый мәйданчыклар булдыра беләләр. Күптән түгел анда ике индустриаль парк ачылды. Бүгенгә куелган төп бурыч - базаны мавыгучан һәм белемле, сәләтле һәм эшләргә теләгән кешеләр килергә атлыгырлык итәргә кирәк. “Аннары безне инвестицияләр җәлеп итү өчен шартлар тудыру инноватикасы кызыксындыра. Биредә сүз икътисади зоналар, индустриаль парклар турында бара. Безнең өчен аларны кәгазьдә генә булдыру түгел, инновацион территорияләрдә катнашучылар эшчәнлеге өчен көндәшлеккә сәләтле шартлар белән тәэмин итү мөһим. Бу безнең өчен бик кызыклы, һәм Рөстәм Миңнеханов командасы күрсәткән ачыклык безгә тәҗрибә туплау мөмкинлеге бирер дип өметләнәбез. Сездә булган бөтен яхшы нәрсәне Тамбов өлкәсендә үзебездә гамәлгә кертә алабыз”, - дип планнары белән уртаклашты Тамбов өлкәсе хакимияте башлыгы.

Татарстан да шулай ук конструктив диалогка әзер. Хәзерге вакытта төбәкләр арасындагы сәүдә-икътисади әйләнеш 1,7 млрд сумнан артып киткән. “Бу бик аз. Тамбов өлкәсенең дә, Татарстан Республикасының да мөмкинлекләре бик зур. Безнең продукция – химия тармагы, машина төзелеше – җитдирәк күрсәтелергә тиеш дип уйлыйм. Ә безнең коллегаларыбыз монда ихтыяҗлы булган азык-төлек, авыл хуҗалыгы продукциясе җибәрә ала, - дип белдерде Рөстәм Миңнеханов. – Без үсешнең яңа юнәлешләре турында да сөйлибез. Тамбов өлкәсендә җиләк-җимеш юнәлеше бик җитди үсештә, ә без бу мәсьәләдә артта калдык. Бу юнәлештә дә эшләячәкбез”, - дип, республика лидеры ачышы белән уртаклашты: төбәкләр башлыклары белән сөйләшү барышында танылган селекционер Мичуринның тамырлары татар булуы ачыкланды.

Кунакларны исә “Электрон хөкүмәт” һәм “Халык контроле” системасы кызыксындыра. Алар шулай ук Татарстанда зур тәҗрибә тупланган махсус икътисади зона, бизнес, индустриаль мәйданчыкларга ярдәм итү структурасы кызыклы. “Коллегамның командасы яшь. Һәм мин аның күп кенә нәрсәне үзгәртергә планлаштыруын беләм”, - дип билгеләп үтте Татарстан Президенты һәм республикада төбәк белән идарә итү тәҗрибәсен өйрәнергә ниятләнүен әйтте.

Якын арада шушы өлкәгә Татарстан делегациясе җавап визиты белән барачак. Аңа республика дәрәҗәсендәге җитәкчеләр, бизнес вәкилләре керәчәк, диде Татарстан лидеры. “Без коллегаларыбызда җитештерелә торган нефть химиясе җиһазларын заказ белән күп санда эшләтәбез. Бу юнәлешне дә җитди киңәйтеп була. Ниндидер интеграцион схемалар да уйларга мөмкин”, - дип басым ясап әйтте Рөстәм Миңнеханов.

Бүгенге очрашу нәтиҗәләре буенча, хезмәттәшлек турында элек имзаланган килешүгә өстәп, яклар юл картасы әзерләргә ниятләде. Анда икътисад, сәясәт, мәдәният, мәгариф һәм фән буенча хезмәттәшлектә төп юнәлешләрнең барысы да кертелә, төбәкләр шулай буенча эшне җитди көчәйтергә исәп тота.


"Татар-Информ" МА