Татарстанда 1 млн 380 мең тонна ашлык суктырылган

29.07.2016

Татарстанда төгәлләнеп килүче атна уңыш җыю өчен уңайлы булды. Гомуми суктырылган ашлык 1млн 380 меңнән арта, бу узган елның шушы вакытына караганда 900 меңгә, яисә 53%ка артык. Бу хакта бүген ТР Хөкүмәте йортында узган киңәшмәдә ТР Премьер-министры урынбасары -ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов хәбәр итте.

Киңәшмәне видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Президенты вазифаларын башкаручы, ТР Премьер-министры Илдар Халиков уздырды. Анда шулай ук ТР министрлыклары һәм ведомстволары җитәкчеләре, район башлыклары, зур предприятиеһәм оешма җитәкчеләре катнашты.

“Соңгы дүрт көндә, уңыш җыюда катнашучыларның тырышлыгы аркасында, эшләр югары темпта бара: һәр тәүлектә 50 меңнән артык ашлык суктырабыз”, - дип сөйләде Марат Әхмәтов.

Актаныш районы үзенең алдынгы урынын саклый, анда чәчүлекләрнең 39 процентында уңыш җыеп алынган. Тагын 9 район – Әлки, Азнакай, Алексеевск, Апас, Буа, Зәй, Кайбыч, Нурлат һәм Чистай – чәчүлек мәйданнарының 30 проценттан артыгында урып-җыю эшләрен башкарган.

Бер гектардан җыеп алынган ашлык буенча Зәй (43,5 ц/га), Нурлат (41,1 ц/га) һәм Тәтеш (40,1 ц/га) районнары алда бара.

Биш районда уңыш җыю иң түбән дәрәҗәдә бара: Әгерҗе, Бөгелмә, Чирмешән, Яңа Чишмә һәм Мөслим – республика буенча уртачадан түбән күрсәткечләр белән.

Министр уңыш җыюны сузмаска тәкъдим итте. “Сентябрьдә гадәттә яңгырлы көннәр күп була. Бу уңыш җыюның тизлеген генә түбәнәйтеп калмый, ә бәлки уңышның сыйфатын да һәм күләмен дә киметә”, - диде ул.

Марат Әхмәтов уңышы җыеп алынган мәйданнарга горчица, рапс, шепкән кебек сидераль культуралар чәчәргә тәкъдим итте. “Узган ел бу киңәшне тыңлаган хуҗалыклар быел югары уңыш ала”, - дип ассызыклады ул.

 


“Татар-информ” МА