Күп фатирлы йортларны капиталь ремонтлау буенча эшләр 830 объектның 814дә башланган

29.07.2016

Дәүләт торак инспекциясе мәгълүматлары буенча, быел 41 муниципаль берәмлектә күп фатирлы йортларны ремонтлау объектларында 2 мең 560 инспекция тикшерүләре узган, аның нәтиҗәләре буенча 7 муниципаль берәмлектә 32 куркынычсызлык техникасын бозу очраклары ачыкланган.

Бу хакта бүген ТР Хөкүмәте йортында узган республика киңәшмәсендә ТР төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин хәбәр итте. Киңәшмәне барлык муниципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Президенты вазифаларын башкаручы, ТР Премьер-министры Илдар Халиков уздырды.

Күп фатирлы йортларны капиталь ремонтлау программасы  буенча эшләр барлык муниципаль берәмлекләрдә 830 объектның 814дә башланган.

9 балалар сәламәтләндерү лагерында капремонт буенча эшләр тәмамланып килә, диде Ирек Фәйзуллин. Шул ук вакытта ике яңа лагерь төзү һәм бер лагерьны реконструкцияләү дәвам итә.

Колледжларны капремонтлау программасы буенча эшләр барлык 8 белем бирү учреждениесендә  бара.

Мәдәният учреждениеләрен капремотлау буенча эшләр төгәлләнеп килә. 43 объектның 34е файдалануга тапшырылган.

Шулай ук 26 яшүсмерләр клубларында, 63 ТР муниципаль берәмлекләр советлары биналарында, 17 ТР социаль хезмәт күрсәтү учреждениеләрендә ремонт эшләре төгәлләнгән.

Ирек Фәйзуллин билгеләгәнчә, 2016 елда 5 муниципаль берәмлектә 159 фатирны индивидуаль җылыту системасына күчерү планлаштырыла. Барлык 5 районда (Әгерҗе, Азнакай, Спас, Тәтеш, Чистай) төп төзелеш-монтажлау эшләре тәмамланган.

 


ТР Президенты матбугат хезмәте, Булат Низамиев.