Патриарх Кирилл Рөстәм Миңнехановка Татарстанга сәфәрен оештырган өчен рәхмәт белдерде

29.07.2016

Мәскәү һәм бөтен Русь патриархы Кирилл Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнехановка Казанга сәфәрен оештырган һәм республика җитәкчеләренең Татарстан митрополиясенә ярдәме өчен рәхмәт белдерде.

"Хөрмәтле Рөстәм Нургали улы!

Татарстанда булганда миңа һәм минем юлдашларыма күрсәткән кунакчыллык өчен Сезгә чын күңелдән рәхмәт белдерәм.  

Республика җитәкчеләре һәм халкы белән очрашуга, Зөя утрау-шәһәрлегендә  Мәрьям Ана иконасы соборында Татарстан митрополиясе дин әһелләре һәм мәхәллә кешеләре белән дога кылуга, Казан Кремленең Благовещение соборында гыйбадәт кылуга, Казан Богородица монастырена хач йөрешен җитәкләүгә һәм яңадан торгызыла торган соборга нигез ташы салуда катнашуга мин бик шат булдым.  

Татарстанда туган бөек рус шагыйре һәм дәүләт эшлеклесе Г.Р.Державинга - үлгәненә 200 ел тулган көнне - һәйкәл ачу тантанасы мөһим вакыйга булды.  

Татарстан митрополиясенә ярдәмегез өчен дә мин Сезгә рәхмәтлемен. Элек җимерелгән изге урыннары яңадан торгызу, чиркәү-иҗтимагый  проектларны гамәлгә ашыру, һичшиксез, традицион рухи-әхлакый кыйммәтләрне, гаилә институтларын ныгытуга, милләтара һәм динара тынычлык булдыруга ярдәм итәчәк. Ышанам, мондый хезмәттәшлек киләчәктә халыклар иминлеге һәм Ватаныбыз чәчәк атуга ярдәм итеп, яхшы нәтиҗәләр бирәчәк.  

Сезгә һәм Татарстан Республикасы җитәкчелегенә көчле булуыгызны һәм эшегездә уңышлар телим.  

Хөрмәт белән, Мәскәү һәм бөтен Русь патриархы Кирилл”.

 


ТР Президенты матбугат хезмәте.