Рөстәм Миңнеханов Корея Республикасының Россия Федерациясендәге Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле Илчесе Пак Ро Бёк белән очрашты

28.06.2016

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов көннең икенче яртысында Корея Республикасының Россия Федерациясендәге Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле Илчесе Пак Ро Бёк белән очрашты. 

Очрашу "Казан" халыкара аэропорты мәйданчыгында узды. 

Рөстәм Миңнеханов Корея Республикасы вәкилләрен сәламләп, әле генә Пермьнән кайтканы турында хәбәр итте, анда РФ Президентының ИФОндагы Тулы вәкаләтле вәкиле каршында Совет утырышы булды. 

Ул илче һәм аны озата йөрүче затларның Казанга ике көнлек сәфәрләре кызыклы һәм вакыйгаларга бай булачагына ышанычын белдерде. 

"Үткән артнада без сезнең илдә булдык, - диде Рөстәм Миңнеханов. - Күп төрле файдалы очрашулар үткәрелде, без Татрстан-Корея бизнес-форумын уздырдык, Чхунчхон-Пукто провинциясе губернаторы белән очраштык. Безнең фикеребезчә, регионнар дәрәҗәсендә актив эшләү бүген бик мөһим". 

Очрашуда Рөстәм Миңнеханов һәм Пак Ро Бёк әфәнде Татарстан Республикасы белән Корея арасында файдалы хезмәттәшлек булырлык тармаклар турында сөйләштеләр. Яклар мөмкинлекләр күп булуын ассызыклады. 

"Корея Республикасына сәфәрегез барышында җиткерелгән килешүләрне гамәлгә ашыру өчен, мин Корея бизнесы вәкилләре белән сезнең регионга килдем, - диде Корея Республикасының Россия Федерациясендәге Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле Илчесе. - Ышанам, без тыгыз хезмәттәшлек итәчәкбез һәм бизнесны үстерү өчен яңа юнәлешләр табачакбыз. Минем визит регионыгыз үсеше турындагы күрсәткечләрне раслады, һәм минемчә, сезнең грамоталы җитәкчелек итүегез һәм алдан күрә алу сәләтегез биредә зур уңышларга ирешергә ярдәм итә. Бизнесменнарыбыз биредә уңайлы шартларда эш итә алачак, дип уйлыйм". 

Пак Ро Бёк әфәнде хәбәр иткәнчә, ул бу сәфәргә Кореянеэ эре бизнес вәкилләрен, финанс һәм банк институтлары вәкилләрен, Татарстан Республикасы белән багланышларны алга этәрү өчен, чакыргын.

"Беләм, сез сәүдә-икътисадый хезмәттәшлектә генә түгел, ә фән, мәгариф һәм мәдәният өлкәсендә дә хезмәттәшлек итәргә телисез. Без сезнең инициативаларны хуплыйбыз, төрле өлкәләрдә элетмәләр булдырачакбыз", - диде ул. 


ТР Президенты Матбугат хезмәте, Елена Бритвина.